Новости
Атаклы көрәшчебез Рузил Ганиевның гаиләсе 18 гыйнвар көнне тагын да ишәйде – җиденче балалары туды! Ихластан котлыйбыз!
Хәләле Айгөл әлегә бала тудыру йортында. Бүгенгә ниятләнелсә дә, кечкенә Габдрахманны өйгә алып кайту шатлыгы кичектерелгән. Әлмәт районының Колшәрип авылында яшәүче Ганиевлар йортында иртәгә бәби чәе көтелә: Рузил улына исемне, азан әйтеп, үзе кушачак, котларга килүче туганнар, дусларга да капка ачык! Рузилнең Актанышта яшәүче әти-әнисе – Мөнәвир абый белән Фәридә апа да кичә үк кара буран ерып килеп җиткәннәр.
– Һәр бала үз ризыгы белән туа. Аллаһы Тәгалә тагын бала сөеп бирсә дә кабул итәбез, иншәалла. Әле кайчан гына олысын бала тудыру йортыннан алып кайткан идек, кияүгә дә биреп җибәрдек, вакыт сизелми дә, балаларның үскәнен дә күрмибез, – ди көрәшче. – Узган ел оныгыбыз туды, Мәръям дип исем куштык, аңа да 4 ай булды менә. Айсылу кызым 2005 елгы. 18 яше дә тулып җитмәгән иде кияүгә биргәндә. Ире – авыл егете, кодалар белән бер урамда күршеләр булып, бик тату яшибез, шөкер. Рөстәм кияү Уфада мәдрәсәдә укып йөри, укуын төгәлләргә дә күп калмады. Яшьләр әлегә ике арада йөриләр, безгә дә киләләр, кодаларда да яшиләр. Өйдә балалар ишле дә, Мәрьямне ике көн күрми торсак та үләбез сагынып. Һәр бала үз урынында, берсе дә артык түгел.
– Айсылуны бик иртә кияүгә биргәнсез кебек…
– Үзем дә 19 яшемдә өйләндем. Мөселман өммәте, шәригать канунары буенча да, кызны иртәрәк ирле итүне хәерле саный. Киявебез дә мөселман гаиләсеннән, шуңа каршы килмәдек, бәхетле яшәсеннәр! Мөселман диненнән ерак булган егетләргә кыз бирмим инде, анысы хак.
– Кызлар да җитәрлек сездә.
– Әлһәмдүлилләһ, исән генә булсыннар. Алинәгә – 15, Ясминәгә – 13, Рамазанга – 8, Гайшәгә – 6, Габдуллаһка – 4 яшь. Чаллыда 5 ел укып, спорт институтын тәмамлагач, яшь көрәшчеләр әзерләү эше колач җәйгән вакыт иде, Әлмәткә эшкә кайттым. Айгөл белән Актанышта бер йортта күршеләр булып, бер йортта үстек, студент елларында гаилә кордык. Әлмәттә безгә тулай торактан бүлмә бирделәр. 2006 ел бу. Бер елдан 3 бүлмәле фатирлы иттеләр. Мин 2007 елдан “Татнефть» компаниесе спорткомплексында тренер булып эшли башладым. Колшәрип авылына йорт сатып алып күченгәннән бирле авыл мәктәбендә дә көрәш түгәрәге алып барам.
– Бүгенге көрәшчеләргә алмаш булырдай өметле балалар үсә дип әйтә аласызмы?
– Мәктәптә барлыгы 130лап бала укый, шуның 20се көрәшкә йөри. Арада бик сәләтле балалар бар. Аларны яңа гына Казанга ярышка да алып бардым әле. Җиңүчеләр исемлегенә кермәсәләр дә, олпат көрәшчеләрне үз күзләре белән күреп, көрәш рухын тоеп, көчләрен сынап кайтуылары файдага гына. Ярыштан соң Казан буйлап эсккурсиягә алып киттем, Кол Шәриф мәчетен кереп карадык. Казаннан бик канатланып кайттылар.
– Үзегез ничә яшьтән көрәшә башладыгыз соң?
– 4 нче сыйныфтан. Сабантуйларында, бар инде, дип, этешеп, төртешеп кенә чыгып көрәшә идек. Шул без үскән елларда көрәш яңа сулыш белән үсеш алды да. Көрәш түгәрәкләре эшләп китте. Актаныш районы хакимияте башлыгы итеп Энгель Фәттахов билгеләнгәч, көрәш бәйгеләрендә ул, җиңүчеләргә дип, махсус зур бүләкләр куя башлады. Казаннан атказанган спорт мастеры Илфир Әнвәровны чакыртып китерде. Аның кулында көрәшчеләр булып тәрбияләндек. 16 яшемдә Татарстан беренчелеген оттым.
– Оста көрәшү һәм югары титулларга ирешү өчен атнасына күпме шөгыльләнергә кирәк.
– Мәктәптән соң, спорт юлын дәвам итеп, Чаллыга укырга кердем. Атнасына ике мәртәбә шөгыльләнәбез дә атна ахырында авылга йөгерә идем. Көрәшчегә ул гына җитми. Билгеле, уңышларга да ирешмәдем. Морад Әмирхановның 18 яшендә зурлар көрәшендә Татарстан беренчелегендә чемпион булуы эленке-салынкы йөрүдән туктатты мине. Стимул барлыкка килде. Атнасына 5 көн спортзалдан кайтып кермәдем. 3 көн шөгыльләнү тиеш, тагын 2 көн үз теләгем белән килә идем. Һәр эшнең нигезендә ният белән тырышлык ята. Ул чакта ниятнең нәрсәгә кирәклеген аңлап җиткерми идем әле. Әмма тырыша торгач, 19 яшемдә Татарстан һәм Россия беренчелегендә чемпион булдым. Аллаһы Тәгалә юлны да ачып торды, жирәбә буенча да әйбәт көрәшчеләр туры килде. Дөрес, көрәшчеләрнең дә иң оста көрәшүчеләре белән бил алышырга туры килде анысы, әмма һәммәсе белән дә тиешле вакытта очраштырды Аллаһы Тәгалә.
– Сезнең өчен иң көчле көндәшләр дип саналган көрәшчеләр кемнәр иде?
– Кукмарадан Миңнерахман Вәкказов белән Әтнәдән Рөстәм Хашимовлар мәйданга чыккач, җир тетрәрлек итеп көрәшәләр иде. Без – бер төркем яшьләр килеп кердек бит. Ай алар белән тартышулар… Берәм-берәм тегеләрне күтәреп ала башлагач, көрәштеләр киттеләр.
– Дингә килүегезгә дә көрәш сәбәпче дип беләм.
– Әйе. Азнакайда ел саен Әслам Шакиров истәлегенә көрәш бәйгесе үткәрелә иде. Аның уллары да диндә. 2013 елны да алар баш батырга бүләк итеп хаҗ сәфәренә юллама куйдылар. Ул 3 баш батыр арасында уйнатылды, җирәбә буенча миңа чыкты! Бәйгеләр алдыннан күңел белән гел Аллаһыдан көч бирүен, җиңү насыйп итүен сорасам да, догалар да, намазлар да белми идем, нинди зур бүләк отканымны да аңлап җиткермәдем мин. Шул елны Рамазан аенда ураза тотып, догалар, намазлар өйрәнеп, хаҗ сәфәренә барып, күңелем белән бөтенләй икенче кешегә әйләнеп, үзгәреп кайттым. Ныгытып 5 вакыт намазга бастым. Хатыным да бер елдан соң дингә килде. Актанышка кайтканда элек тә Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләрен тыңлап кайта идек. Айгөлне кыстамадым да, үгетләмәдем дә, үзе теләп намаз укый башлады. Әле менә әти белән әнине үгетлим дә, һаман да намазга басуны кичектерә киләләр.
– Хаҗ сәфәренә тагын барыр идегезме?
– Дуслар белән бер ай буе Гомрә хаҗында булып кайттык. Айгөлнең дә барасы килә. Тормышның күңелле мәшәкатьләре чыгып тора бит, җыенып чыгып китә алмыйбыз. Менә иртәгә төпчегемне алып кайтабыз, – ди Рузил.
Гаиләнең тагын бер көрәшчегә ишәюе күңелле хәл. Рамазан ике елдан бирле көрәш түгәрәгенә йөри, әтисе кул астында шөгыльләнә. Уңышлары да сөендерә, район күләмендә үткәрелгән көрәш бәйгеләрендә икенче урыннарны яулый, ди Рузил. Сөбһаналла! Рузил Ганиев нәселенең олпат көрәшчеләр дигән даны киләчәкнең ышанычлы кулларына күчәчәк, димәк.
Гөлнур Шәрәфиева