baner_into

Новости

Безнең батырлар: Ринат Хәйретдинов

Ринат Фоат улы Хәйретдинов 1985 елның 29 мартында Балтач районының Арбор авылында дөньяга килә. Абыйлары Айнур белән Айдарга ияреп мәктәптәге көрәш түгәрәгенә йөри башлый. Остазы – Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гобәйдуллин.

7 тапкыр Татарстан чемпионы (2007, 2008, 2010, 2011, 2012, 2013, 2015). Күп тапкырлар Россия чемпионы һәм Муса Җәлил турнирларының җиңүчесе. Татарстанның атказанган спорт остасы.

2007 елгы Татарстан чемпионатында татар көрәше тарихына кереп калырлык вакыйга булды: төрле авырлык категорияләрендә ике бертуган чемпион исемен яулады. 75 килограммга кадәр авырлыкта Ринат Хәйретдинов җиңүгә ирешсә, 90 килолылар арасында абыйсы Айдар Хәйретдинов чемпион калды. Республика чемпионатларында 8нче җиңүен яулап, Айдар шул ук елны көрәштән китте дә. Ә Ринатның әле уңышлары алда иде.

Әйе, Фоат абый белән Гөлсинә апаның өч улы да яшьтән үк бил алышып үсәләр. Заманында «Татарстан яшьләре» газетасы призын откан иң олы малай Айнур, тора-бара фән дөньясына кереп китеп, көрәшүен ташлый, ә менә Айдар белән Ринатны көрәш тарихына чемпионнар булып кереп калалар. Һичшиксез, уллары көрәшкәндә бер генә рәсми ярышны калдырмаган, үзе дә Сабан туйлары батыры булып танылган Фоат абый да, Гөлсинә апа да уллары белән чын мәгънәсендә горурланалардыр. Бөтен республикага, Россиягә, хәтта ки дөньяга танылган батырлар тәрбияләп үстергән гаиләдә башкача була да алмыйдыр.

Батырның да төрлесе була дигәндәй, Айдар да, Ринат та келәмдә үз үзләрен тәртипле, тыйнак, хәтта ки зыялы итеп тотулары белән дә үрнәк булып тордылар. Монысы да гаиләдәндер. Шул ук вакытта чемпионнар тәрбияләгән остазлары Дамир абый Гобәйдуллин турында да әйтмичә ярамый. Гомерен авылга, мәктәпкә, көрәшкә багышлаган Дамир абый үзе дә нәкъ менә шәкертләре кебек бит. Атлас Гафиятов язганча, “аз сүзле, әмма әйтсә берәгәйле итеп җиткерә белүче Дамир абыйлары малайларны җиңәргә генә түгел, ә кайчакларда җиңелә белергә дә өйрәтә. Чөнки белә: көрәшче тормышы гел җиңүләрдән генә тормый”. Ринатка да спорт остасы, аннан атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә ирешү өчен бик күп тир түгәргә туры килде. Ул бил алышкан 75, 80, 85 килолы үлчәүләрдә көчле көрәшчеләр җитәрлек иде: Хафиз Вәлиев, Илшат Идиятов, Марат Нәҗмиев, Руслан Касыймов, Ришат Гайнетдинов, Айвар Билалов һ.б. Бу егетләрнең һәркайсы теләсә кайсы ярышны бизи.

Ринат Хәйретдинов Казан дәүләт педагогика университетының физик тәрбия факультетында белем ала. Аңа да Вакыйф Дәүләтшин җитәкчелегендә белем алырга, көрәш серләренең “аз”ларын алырга насыйп була. Хәтерләсәгез, әлеге уку йорты татар көрәшенә һәрвакыт шәп көрәшчеләр биреп килде, бигрәк тә, Ринат Абзалов – декан, Вакыйф Дәүләтшин һәм башкалар тренер булган чорларда көчле иде алар.

Хәйретдиновларда җирсү хисе, туган якка бирелгәнлек, туган төбәгеңне ярату көчле. Ринат та уку йортын тәмамлауга Балтачка кайтып китә. Шул дәвердән ул балалар белән эшли башлый. Көрәш дөньясында Балтач төбәге данының һәрвакыттагыча югары булуда аның да роле әйтеп бетергесез. Хәзер инде аның шәкертләре республика, Россия, дөнья чемпионнары булып таныла. Тренер дигәннән, Ринат шулай ук тыныч остаз, кирәксә-кирәкмәсә дә шәкертләренә кычкырып, балаларның күңелен төшерми. Кагыйдә буларак, остазлары нинди, шәкертләре дә шундый. Шуңа күрәдер бәлки Балтач егетләре келәмдә булганда тынычлык хөкем сөрә, оятсыз сүзләр, хөкемдарлар белән тәртипсез аралашулар күзәтелми.

Ринат Хәйретдинов дигәннән, күңелдә һаман бер уй йөри. Нигә безнең көрәштә, башка спорт төрләрендәге кебек үк, зур спорттан китү хөрмәтенә көрәшләр оештырылмый икән? Ринат та китте кинәт кенә келәмнән, арыгач, зур җиңүләр яулангач, отулар инде сирәгәйгәч. Рузил Ганиев, Нәфис Миңнебаев, Ранил Габдрахманов, Азат Нурмөхәммәтов һ.б. да шулай ук көрәшүдән туктадылар. “Саубуллашу матч”лары уздыру шәп идея бит?!

Радик Сабиров, «Шәһри Казан»