Новости
БРИКС илләре уеннары алды көннәре белән яшибез. Әлеге уеннарга татар көрәшенең кертелүе — мәртәбә, дәрәҗә. Менә шул дөньякүләм ярышлар алдыннан көрәшчеләр истәлегенә турнир оештыруда ниндидер мәгънә, бәйләнеш бар. Без — көрәшле, мәйдан тоткан халык бит.
Зәйдә дә әледән-әле бил алышлар оештырыла. Соңгы айда Татарстанның атказанган тренеры
Азат Хәйруллин, милли көрәштән Рәсәй спорт остасы Шамил Сәлахов истәлегенә ярышлар узды. Югары Мәлем мәктәбендә көрәшче Айзат Кашапов рухын көрәш турниры уздырып искә алдылар.
Көрәшеп тә куйды соң малайлар?! Яшь буын ундүрт үлчәү авырлыгында бил алышып, келәмдә чирканчык алды, Сабантуй рухын тойды.
Сабантуйлар җитүгә яшь җилкенчәкнең каны шулай кайный,
йөрәге җилкенә, әйтерсең, аның күкрәгендә җигүле ат.
Иң мөһиме яшь буын мәйдан тотып, каһарман Айзат абыйлары рухын зурлады.
Айзат туган авылы Сармашбашта көчле янгын вакытында ут эченә ыргылып, дөрләп янган йорттан газ баллонын алып чыгып, саланы зур фаҗигадән — шартлау булудан саклый. Янгындагы аяусызлыгы белән күрше йортларга ут үрләвенә юл куймый ул. Айзатның бу кыю гамәле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы игътибарыннан читтә калмады.
Кеше китә, эзе кала…
-Айзатның көрәш буенча уңышлары куанырлык.
Ул Татарстанның авыл яшьләре Vl Җәйге спорт уеннары чемпионы, Җәлил истәлегенә узган турнирда ике мәртәбә призер булды. Татарстан чемпионатында сынатмады: көмеш медальгә ия булды, -ди «Зәй» спорт мәктәбе җитәкчелеге.
Билбау көрәшеннән дә оста булган. Әлеге төр бил алыштан Бөтенрәсәй, Татарстан беренчелеге призеры. Самара, Ырынбур Сабантуйларыннан урынсыз кайтмады.
-Айзатның үзенә генә хас көрәш алымнары бар иде. Гадел, беркайчан хәрәмләшмәде. Кем көчле, шул җиңә дигән принциптан чыгып эш итте, — ди тренеры Илсур Зыятдинов.
Айзат Кашапов тренер буларак, яшь буынны бил алышка өйрәтте, ярышларга йөртте. Хезмәтне яратты, ел да туган авылына кайтып, чәчү һәм урып-җыю эшләрендә катнашты. Күпсанлы җәрәхәтләр алу да аны яраткан шөгыленнән биздермәде.
Әти-әнисе, туганнарының көрәшүеңне туктат диюенә дә карамады. Каты авырганда да җанында, калебендә көрәш булды.
Гомере атылган йолдыз кебек булды аның.
-Нинди генә хәлдә, халәттә булса да, бил алыш — әманәт абыйның, -ди энесе Азат.
Азат абыйсы әманәтенә тугры калып, аның шөгылен, эшен дәвам итә. Туган авылында яшь буынны келәмдә чарлый, ярышларга йөртә. Үзе дә мәйдан тота.
Рәзимә Кашапова.