Новости
Без зәйлеләр илнең көчле бил алышучы якташ көрәшчебез Радик Сәлахов белән чиксез горурланабыз. Бу көннәрдә спортчыбыз өчен тагын истә калырдай мизгел булды. Башкалабыз Казанда спортчылар арасындагы ел премиясенә дәгъва кылучылар республика бәйгесенә йомгак ясалып, Радик Сәлахов Олимпия уеннарына кертелмәгән спорт төрендә ир-егетләр арасында иң яхшы спортчы булып танылды.
Республиканың иң яхшы спортчысы булып беренче ел гына танылуы түгел аның.
Якташыбызның шатлыгын ихластан уртаклашабыз, аңа көрәш мәйданында зур җиңүләр телибез.
Көрәш аның җанында, канында… Радикның 17 яшеннән Зәй Сабантуее баш батыры булып калуы күп нәрсә турында сөйли. Үҗәт, үз максатына ирешә торган якташ көрәш келәмендә үр артыннан үр яулый. Ул Россия Федерациясенең көрәш һәм билбау көрәше буенча спорт мастеры, күп тапкырлар дөнья, Россия һәм Татарстан Республикасы беренчелекләре җиңүчесе һәм призеры, берничә ел «Манзара» спорт-музыкаль премиясе иясе булды. Агымдагы елда Марий Илда узган XX IV Федераль Сабантуе баш батыры. Туган ягы Зәй Сабантуее аның бил алышыннан башка узмый: тугыз тапкыр Зәй Сабантуее абсолют батыры ул.