baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Безнең батырлар: Гайса Шакиров

Шакиров Гайса Гомәр улы 1949 елда Әтнә районы, Әйшияз авылында туган. Башлангыч белемне Әйшияз авылының мәктәбендә алган. Гайса Шакировка беренче классларда, данлыклы көрәшче, галим Марсель Таһировның әнисе, Голира Нурмөхәммәт кызы белем биргән. Аннан соң ул үзенең укуын күршедәге Түбән Көекнең сигез еллык мәктәбендә дәвам иткән. Күлле-Киме урта мәктәбен тәмамлагач, Казан шәһәренә барып төзелеш оешмаларына эшкә урнашкан.

Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, төзелеш оешмаларында электросварщик булып эшләвен дәвам иткән.

Гайса Шакиров малай чактан ук көрәш белән мавыкан, Сабан туйларда яшьтәшләре белән үзарә бил алышкан. Төзелештә көндез эшләп кайтканнан соң, кичләрен 1971 елдан башлап, татар көрәше һәм самбо көрәшләренең күнегүләренә йөри башлаган. 1974 елда ул вакыттагы Арча районының Олы Бәрәскә авылында батыр калган. Аннан соңгы елларда да бу Сабантуйда ул берничә тапкыр җиңүгә иреште. 1978 елда Түбән Киек авылында зур Сабантуй үтте. Якын-тирә авыллардан бик күп көчле көрәшчеләр җыелган иде. Ул бу Сабантуйда аңа каршы чыкканнарның барысында чиста җиңеп, соңгы финал очрашуында сабакташы һәм авылдашы Габделбәр Сабировны чиста итеп җиңде һәм Сабантуй батыры итеп танылды.

Аннан соңгы елларда да ул уңышлы көрәшен дәвам итеп, 1980-1982 елларда Олы Әтнә авылы Сабан туе батыры булды. Аннан соңгы елларда, Казанның ул еллардагы Ленин һәм Мәскәү районнарын берләштергән Сабан туенда, 70 кг көрәшчеләр арасында берниче тапкыр җиңүче дип танылды. 1979 елда Казанда үткәрелгән Россия беренчелегендә, 70 кг көрәшчеләр арасында чыгыш ясап ул Россия чемпионы булып калды.

Ул – милли төрләр буенча РСФСРның спорт остасы.

Гайса Шакиров бүгенге көндә дә Казанда төзелеш оешмаларында эшләп йөри, аңа тормышында һәм эшендә зур уңышлар теләп калабыз.

Безнең батырлар: Фидаил Шакиров

Шакиров Фидаил Нури улы 1954 елның 18 августында Балтач районының Борбаш авылынында туган.

Васил Гарифуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә башлаган. Васил Гарифуллин Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаганнан соң, Борбаш мәктәбендә үз инициативасы белән көрәш кружогын оештыра. Авылның мәктәп укучылары һәм авылда яшәгән кешеләрнең бик күбе шушы түгәрәктә шөгыльләнә башлыйлар.

Алар арасында Фидаил Шакиров та була. Ике ел шөгыльләнгәннән соң Фидаил Шакиров Россиянең һәм Татарстанның яшьләр арасында чемпионы булу дәрәҗәсенә ирешә. Мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт ул Борбаш авылы мәктәбендә кыска вакыт физкультура укытучысы булып эшли.

Казан дәүләт ветеринар институтында укырга кергәч, татарча көрәш белән беррәттән классик көрәш белән дә шөгельләнә. Классик көрәш төреннән спорт остасына кандидат дәрәҗәсен үти.

Ветеринар институтында укыган елларда һәм аны тәмалаганнан соң – Актаныш районының “Октябрь” колхозында баш зоотехник булып эшләгән вакытларында, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уза торган ярышларда призга алты мәртәбә хуҗа була. Менә бу аның алты ел җиңүгә ирешүе рекордлы була, аны беркем дә кабатлый алмый.

Фидаил Шакиров – дүрт тапкыр Татарстан чемпионы, өч тапкыр Россия чемпионлыгына ирешә. Балтач, Киров өлкәсендәге Малмыж шәһәрендә, Актаныш һәм Казандагы Идел буе, Бауман урамы Сабан туйларында баш батыр булып таныла. Кайда гына көрәшсә дә, аның көрәше халык күңеленә бик хуш килә. Аның югары күрсәткечләргә ирешү чоры 1980 елларга хәтлек үтә.

2004 соң бакыйлыкка күчте. Фидаил Шакировны  үзенең туган авылы Борбаш зиратына күмделәр. Мәрхүм истәлегенә туган якларында ел саен көрәш бәйгесе оештыралар.

Көрәшче гаиләсенә ярдәм кирәк!

Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Арча районы Наласа авылында яшәүче Зариповлар гаиләсенә дә бәла көтмәгәндә ишек кага.

—  Кичке җиделәр тирәсе булгандыр, әти-әнинең хуҗалыкта тавык-чебешне барлап, җыештырып йөрүләре булган. Йортка тоташтырылган баганадагы электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында ут чыга. 160 квадрат метрлы агач йорт күз ачып йомганчы янып көлгә әйләнә. Шәхси әйберләрен дә бөтенләй алып чыга алмый алар, — дип сөйләде безгә хуҗаларның улы Фаяз Зарипов. 

Тиз арада күршеләре, авылдашлары белән бергә утны сүндерергә керешәләр. Тик ялкын телләре тиз арада сарайга да күчә, биредә асралучы тавык-чебеш янып үлә. Гаилә бернәрсәсез, өсләрендә ни бар, шуның белән урамда кала.

Әлеге вакытта Айрат абый һәм Резедә апа Зариповлар туганнары, якыннары янында яшәп тора. 

—  Киләчәккә планнар — аякка басарга! Ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп. Акчалата да, эш белән ярдәм итәбез, дип торалар. Бүген янгыннан калган хәрабәләрне дә җыештырабыз. Безнең кайгыны шушы кадәр кеше уртаклашыр дип уйламаган идем. Күршеләргә, туганнарга, дусларга, көрәшче келәмдәшләремә (ред.иск. Фаяз көрәшче) бик зур рәхмәт, — ди Фаяз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләгегез булса (акчалата, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башкалар белән), 89050261930 телефоны аша элемтәгә керә аласыз, әлеге номерга шулай ук Сбербанк картасы да беркетелгән.

Акча күчерү өчен исәп-хисап счеты: 40817810262002911937. Получатель: АЛИНА РИНАТОВНА З.