baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Зур сөйләшүле ярыш булды…

Күптәннән шушылай ачыктан-ачык сөйләшеп утырган булмаган икән инде безнең. Моңа билгеле, район башкарма комитет җитәкчесе, Татарстанның атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдиновның, район көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәриповның иркенләп килеп, көрәш караулары сәбәпче булды, бугай. Шушындый зур сөйләшүдән соң, җаннар тынычланып, башларыбыз бераз начар уйлардан бушанып таралыштык өйләребезгә. Ничек кенә тырышып, һәр ярышыбызны үз югарылыгында уздырып җибәрсәк тә, әле кимчелекләребез дә юк түгел икән бит. Медальнең безгә күренми торган арт ягы булган кебек, безнең дә әле эшләп җиткермәгән эшләребез дә бар икән. Заманында үзенең менә дигән көрәшчеләре белән дан тоткан Куныр, Субаш, Сосна төбәкләрендә татар көрәшенең югала баруы безнең күңелләребездә зур борчу уята башлады. Соңгы вакытта Кече Лызи мәктәбеннән чын-чынлап өметле көрәшүче удмурт малайлары чыга башлаган иде. Тренерлары Рамил Зәйнетдинов китүгә бу егетләребез дә әллә кая юкка чыктылар. Аннан соң, балаларыбызны үлчәнгәннән соң җиңелчә генә ашатып алу мәсьәләсе дә арткы планга китә башлады. Югыйсә бит, аларның күбесенең  ярышларыбызга күпмедер вакыт ашаудан тыелып  торып, үлчәү авырлыкларын көйләп бетергәнен барыбыз да белеп тора. Җыелма командабызның соңгы Татарстан Чемпионатында 6 урын алуын да бик авыр кичерү кирәкмәс. Гомер буена читтән бер көрәшче дә алмыйча, бары тик үз егетләребезнең  көче белән генә, андый урын алуны үзенә бер батырлыкка тиңләргә кирәктер.

Чепья мәктәбе базасында 2007 елда туган балалар арасында “Труд” җәмгыяте призларына  узган ярышларыбызга килсәк, бик көчле узды ул. Бил алышырга районыбызның 15 төбәгеннән 98 көрәшче килгән иде. Иң куандырганы — травмалар булмады. Көрәшчеләребезгә үз араларында иң яхшы көрәшчеләрне ачыклау өчен 2 җиңелүгә кадәр көрәшеп, бик нык тир чыгарырга туры килде. Ярышларыбыз 2 келәмдә баруга карамастан, караңгы кичкә кадәр дәвам итте ул.

Җиңүчеләребез белән танышып китик.

29 килограммга кадәр — Галимов Азат /Арбор/, Леонтьев Хәлил /Чепья/, Тимур Хәбибрахманов /Яңгул/, Давлетшин Камил /Балтач/.

32 кг.да — Аймасов Ибраһим /Бөрбаш/, Галиев Ислам /Яңгул/, Бикбов Ирек /Чепья/, Фәләхетдинов Гадел /Яңгул/.

35 кг.да — Галиев Ильяс /Яңгул/, Галимуллин Рүзәл /Смәел/, Гадел Хөсәенов, Галимуллин Билал /икесе дә Бөрбаштан/.

37 кг.да — Шәйхиев Рүзәл /Арбор/, Сабиров Әнвәр /Балтач/, Хәсәнов Фәнис /Карадуган/, Ризванов Йосыф /Балтач/.

40 кг.да — Гарифуллин Илназ / Нөнәгәр/, Морадыймов Әдел /Бөрбаш/, Животников Стас /Чепья/, Фатхрахманов Эмиль /Карадуган/.

45 кг.да — Гарифуллин Кәрим /Норма/, Гомәров Фариз /Нөнәгәр/, Әскәров Әхәт /Арбор/, Рәхимов Айнур /Чепья/.

50 кг.да — Йосыпов Ислам /Чепья/, Мөхәммәдиев Фәһим /Смәел/, Газизуллин Әнис /Балтач/, Раннур Әскәров /Балтач/.

55 кг.да — Камалов Алмаз /Нөнәгәр/, Коченкин Сәид /Яңгул/, Вәлиев Рөстәм /Нөнәгәр/, Гыйбадуллин Мөхәммәт /Бөрбаш/.

60 кг.да — Гарипов Кәрим /Арбор/, Шаһиәхмәтов /Смәел/, Йосыпов Аяз /Пыжмара/, Сәмигуллин Әмир /Карадуган/.

65 кг.да — Апанов Айзат /Салавыч/, Хадиев Кәрим /Балтач/, Низаметдинов Айназ /Салавыч/, Идиятуллин Инсаф /Норма/.

70 кг.да — Хәйретдинов Аяз /Балтач/, Емелин Данил, Миннегалиев Әмир /икесе дә Смәелдән/, Гарифуллин Фидан /Норма/.

Югары үлчәүдә — Гарифуллин Бәхтияр /Бөрбаш/, Галимуллин Сөләйман /Балтач/, Гыйльметдинов Азат /Смәел/, Галиев Раушан /Шеңшеңәр/.

Рәхмәт иганәчеләрезгә! Аеруча олы рәхмәтебезне җәмгыятҗ җитәкчелегенә, мәктәп коллективына, аерым көрәшчеләрне сөендергән бертуган Рушан, Рөстәм Зариповларга, Нургаян Йосыповка.

Нурзада Сәмигуллин. Балтач бистәсе.

Татарстан көрәшчеләре Уфада ничек көрәшкән?

Күрше Уфада генерал-лейтенант Артур Әхмәтханов истәлегенә көрәш буенча яшьләр һәм ир-егетләр арасында Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда Татарстаннан да 17 көрәшче катнашты һәм җиңүләр яулады.

Яшьләр арасында узган бәйгедә Татарстан көрәшчеләре түбәндәге нәтиҗәләргә ия булды:
Сарваров Нияз 55 кг — 1 урын 
Халиуллин Нияз 60 кг — 3 урын
Миндубаев Раиль 65 кг — 3 урын
Муртазин Муса 70 кг — 1 урын
Шайдуллин Ислам 75 кг — 2 урын
Хусаинов Тимур 80 кг — 2 урын
Тагиров Ислам 85 кг — 2 урын
Семкичев Румиль  110 кг — 1 урын

Ирләр арасындагы ярыш нәтиҗәләре:
Муллахметов Динис 60 кг — 1 урын
Хамидуллин Ильназ 65 кг — 2 урын
Сайфуллин Ильсаф 70 кг — 1 урын
Калимуллин Рафаэль 75 кг — 1 урын
Колесников Виталий 80 кг — 1 урын
Салахов Рустем 85 кг — 2 урын
Габдрашитов Азат 90 кг — 2 урын
Шириев Расим 100 кг — 1 урын
Хабибуллин Ильдар 130 + кг — 3 урын

Балтачта район батырларын ачыкладылар

Ниһаять, үз нигезенә кайтты көрәшебез. Балтач “Сельхозтехникасы”ның спорт комплексы, Кили авылының мәдәният йорты, “Балтач” универсаль спортзалы… Районыбызда иң олы яшьтәге турнирларның берсе — 28 еллык тарихы булган Тимирязев исемендәге хуҗалык призларына узучы татарча көрәш ярышларыбыз быел, ниһаять, үз нигезенә кайтты.

Әле тарихы тагын да зуррак булган булыр иде, илебездә туган төрле вәзгыятьләр нәтиҗәсендә, ике ел ярышларыбыз үтми дә калды. Инде узган ел гына капиталь төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачкан “Кариле” спорткомплексында ярышларыбызның узуы күпләребез өчен зур шатлык булды. Аннан без соңгы вакытта шушындый зур бәйгеләр вакытында көтелмәгән кунакларның килеп керүенә күнегеп беттек, бугай. Заманында шушы ярышларны башлап җибәргән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Сәйдәш Мәгьсүмович Исрафиловның, район башкарма комитетын җитәкләгән Фәрит Заһирович Әхмәтхановның, районыбызга эш сәфәре белән килгән Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйковның ярышларны тамаша кылуы, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырулары матур ярышларыбызны тагын да күркәмләндереп җибәрде.

Традициябезгә тугры калып, ярышларыбызның Октябрь бәйрәме көннәрендә узуы аның дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрә кебек. Көзге кыр эшләре тәмамланган бер вакытта, хуҗалык җитәкчеләренә дә рәхәтләнеп ял итеп, ярышларыбызны тамаша кылырга мөмкинлек тудыра безнең бу ярышларыбыз. Быел да шулай булды. Үз югарылыгында узды быелгы ярышларыбыз да. Ачылу тантанасы да күпләрнең күңелендә озак сакланыр, мөгаен. Инде күптәннән безнең ярышларда үзе җырлап, үзе бил алышкан көрәшчене күргәнебез юк иде. Мәскәүдән кайтып, авылдашларының җиңүе өчен бил алышырга кергән Алмаз Закиров үзенең моңлы тавышы белән тамашачыларыбызны әсир итте. Әле җырлап кына калмады, үз үлчәү авырлыгында бил алышып, байтак көндәшләрен аркаларына салып, өченче урынга да лаек булды. “Республикабыз ярышларында аерым көрәшчеләребезнең бер-бер артлы җиңү яулауларын, командабызның ел нәтиҗәсе буенча бишенче урында баруына чын күңелдән сөенеп торабыз, аларга киләчәктә дә җиңүләр теләп калыйк, хөрмәтле тамашачыларыбыз ”, — дип тәмамлады котлау сүзен район башлыгыбыз Рамил Нотфуллин. Әле Татарстан Чемпионатында катнашып, матур җиңүләр яуласак, беренче өчлеккә дә эләгербез әле, Аллаһ кушса. Менә шундый өметләр белән янабыз хәзерге минутларда.

Алда торган шушы ярышка сайлап алу ярышлары булганлыктан, ярышларыбыз да бик кискен үтте. Районыбызның 12 хуҗалыгыннан килгән 61 көрәшчебезгә үз араларында иң көчлеләрне ачыклау бер дә җиңел булмады. Кемнәргәдер җиңү елмайса, кемнәргәдер, травма алу сәбәпле, ярышларның беренче әйләнешеннән соң ук төшеп калырга ук туры килде. Иң көчле көрәшчеләребезнең бер-берсе белән эләгеп, бил алышулары тамашачыларны да вакыт-вакыт урыннарыннан сикереп торырга да мәҗбүр итте.

Менә шундый көрәш инде ул. Җиңү берәүгә дә җиңелләрдән генә бирелми. Бу ярышларыбызның тагын бер үзенә генә хас аермалыгы бар – җиңүче команда тәкә белән кайтып китә. Ни кызганыч, бу юлы хуҗалар тәкәне үзләрендә калдыра алмадылар. Тәкәбез Арборга китте. Җирле көрәшчеләребезгә әз генә тырышлык җитмәде, икенче урынга калдылар. Өченче урынга исә Яңгул иле көрәшчеләре чыкты.

Инде җиңүчеләребез белән танышып узыйк.

60 килограммга кадәр үлчәү авырлында — Дилүс Нуриев/Норма/, Ильяс Йосыпов/Чепья/, Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш/.

65 кг.да — Ранил Ганиев/Норма/,Рәис Низамов/Арбор/, Алмаз Закиров/Норма/.

70 кг.да — Илназ Минмуллин/Арбор/, Илнар Муллахмәтов/Яңгул/, Аяз Зиннәтуллин/Смәел/.

75 кг.да — Фәнзил Шакиров/Арбор/, Әдел Фазылҗанов/Норма/, Илмир Габбасов/Шеңшеңәр/

85 кг.да — Салават Әсхәдуллин/Арбор/, Илгизәр Галимуллин/Смәел/,Булат Галиев/Чепья/.

100 кг.да — Рөстәм Сираҗиев/Арбор/, Инсаф Рәфыйков/Яңгул/,Илнар Фазылҗанов/май комбинаты/.

Авыр үлчәүдә- Рәдис Сәмигуллин/Нөнәгәр/, Булат Вафин/Чутай/, Айнур Ганиев/Норма/.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач.