baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Балтачтан бер хәбәр: Рафилне искә алдык

Ходайның рәхмәте белән һәр ярышыбыз үзенең бер матур, истә калырлык мизгелләре белән күңелләребезгә кереп кала. Районыбызның игелекле бер шәхесе — Нияз Рафил улы – әтисе истәлегенә уздырылып килүче көрәш турнирынын быелгысына, башкалабызда БРИКС саммиты узу сәбәпле, кайта алмаса да, туганы — Бөрбаш җирлеге башлыгы Равил Галимуллин ярышларның үз дәрәҗәсендә узып китүенә зур тырышлык куйган булып чыкты. Барысы да күңелгә охшарлык итеп оештырылган иде.

Соңгы вакытта Бөрбаш егете — көрәш тренерыбыз Илшат Корбанов Яңгул авылында балалар белән шөгыльләнә башлагач, Яңгулда да “боз” кузгалды. Әле алай гына да түгел, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйльфанов аларны үз канаты астына алгач, авылдагы көрәш дөньясы бөтенләй уңай якка үзгәреп куйды. Яңгул белән Бөрбаш арасында ныклы дуслык җепләре сузылып китте. Бүгенге ярышыбызда бу дуслык тагын да ачык чагылды. Рамил Равил улы үзенең тарафдарлары Марат Әшрәфҗанов, Рамил Камалетдинов, Ранис Шакировларның тырышлыгы белән ярты авыл баласын җыеп килгәннәр иде. Араларында хәтта җанатарлар да бар иде. Әле сез аларның “болеть” иткәннәрен күрсәгез – шаккатасын! Бөрбашның спорткомплексы көне буе дер селкенеп торды. Менә шулай , җәмәгать.

2011 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узган турнирыбызга 12 төбәктән 73 яшь көрәшче килгән иде. Менә алар — җиңүчеләребез:

25 кг.кадәр — Солтан Әшрәфҗанов/Яңгул/, Даут Аймасов/Бөрбаш/, Данияр Камалетдинов/Яңгул/, Рүзәл Хәтимов/Бөрбаш/.
27 кг.да — Даян Әхмәдуллин/Балтач/, Сәлим Шакиров, Муса Фәйзрахманов/икесе дә Арбордан/, Камил Закиров/Норма/.
32 кг да — Ринат Сабиров/Балтач/, Наил Сафиуллин/Пыжмара/,Әнвәр Фанисов, Юныс Ризванов/икесе дә Балтачтан/.
36 кг.да-Камил Дәүләтшин/Балтач/, Фирдәүс Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Данияр Зарипов/Балтач/, Ранис Шәрипов/Норма/. 40 кг.да — Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Гадел Хөсәенов, Рүзәл Камалов/икесе дә Бөрбаштан/, Хәлил Леонтьев/Чепья/.
45 кг.да — Раил Мәрдәнов, Зиннур Сәләхов/икесе дә Нормадан/.
50 кг.да — Әнвәр Сабиров/Балтач/, Риннур Григорьев/Чепья/, Булат Низамиев/Смәел/, Данил Константинов/Чепья/.
55 кг.да — Зөфәр Галиев/Балтач/, Азамат Шакиров/ Смәел/, Данир Әлтәпов/Түнтәр/.
60 кг.да бер генә көрәшче иде — Гадел Галимбеков/Бөрбаш/.
65 кг. да — Әлфис Закиров/Пыжмара/, Ильяс Гыйльмуллин/Бөрбаш/.
75 кг.да — Рәсүл Гыймадиев/Бөрбаш/, Илья Изергин/Чепья/, Ислам Хәйруллин/Карадуган/.
75 кг.нан югары үлчәүдә — Әсхәт Габделхәев/Балтач/, Рияз Заһидуллин, Рияз Габдуллин/икесе дә Салавычтан/.

Нурзада Сәмигуллин. Балтач бистәсе.

Стимул бар бит — көрәшәсе дә көрәшәсе инде

Үзенең батырлары, атказанган спорт осталары, бертуган Хәйретдиновлары белән дан тоткан Арбор авылында көрәш сезонын хәере белән ачып җибәрдек.

Бераз үзенчәлекле дә булды әле ул, ачык һавада узды. Аның ачык һавада узуы үзенә күрә бер көзге Сабантуйны хәтерләтте. Без бит, гадәттә, язгы кыр эшләре тәмамланып, көзге уңышка ныклы нигез салынгач уздырыла торган Сабантуйларга күнеккәнбез. Шуңа да Арборда узган бу ярышыбыз безнең күңелләребезгә көзге Сабантуй буларак кереп калыр. Әле менә безнең башлангычка ияреп, башка авылларыбызда да шундый Сабантуйлар гөрләмәсен әле…

Көннәрнең шундый матур торуы, басуларыбыздан җыеп алынган мул уңышлар, билгеле, һәрберебез өчен зур куаныч булды. Бу халәт ачылып киткән ярышларыбызда да үзен нык сиздерде. ”Арбор” җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитовның да чын куңеленнән, беркая купмыйча, көне буе көрәш караганын күптән хәтерләмим инде мин. Менә шундый, татар көрәшен үстеругә зур булышлык күрсәтүче җитәкчеләребез булуы белән дә без бик бәхетле әле. Быел да Хәмит Сәет улы ел буе барган рейтингта җиңү яулаган яшь батырыбыз Әхәт Әскәровка икенче велосипедын тапшырды. “Көрәшне онытмаган кебек, укуны да онытасы түгел”, — дип аркасыннан кочты ул аны. Шулай булгач, ничек көрәшмисен инде, ә!

Соңгы вакытта тагын бер куанычлы хәл гел күзгә ташланып тора. Яңа сайланган федерация рәисе Фәнис Шәрипов һәр ярыш саен кемнедер бүләкләргә җаен табып тора. Бу юлы да Россия ярышларында җиңү яулаган егетләребез — Чепьядан Ислам Йосыпов белән Балтачтан Аяз Хәйретдиновлар аның кулыннан бүләк алдылар. Стимул бар бит — көрәшәсе дә көрәшәсе инде.

Көрәшебез дә матур узды. 2008 елда һәм аннан соңгы елларда туган яшьләребез Актанышта Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев призларына узачак ярышларда бил алышу өчен үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар.

Менә алар:
32 кг.да-Сәлим Шакиров, Ислам Нигьмәтуллин, Муса Фәйзрахманов, Самир Борханов/барысы да Арборның киләчәктә булачак батырлары/.
33 кг.да-Даян Әхмәдуллин/Балтач/, Наил Сафиуллин/Пыжмара/,Риназ Сабиров/Балтач/, Алим Абдуллин/Норма/.
36 кг.да-Гадел Хөсәенов/Бөрбаш/Инзил Габделбәров/Балтач/, Азат Галимов/Арбор/, Нияз Вәлиев/Норма/.
40 кг.да-Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Хәлил Леонтьев/Чепья/, Әмир Сәләхиев/Норма/, Солтан Дәүләтшин /Балтач/.
45 кг.да- Рәсул Шәйхиев/Арбор/, Ирек Бикбов/Чепья/, Нурислам Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Ильяс Нәбиев/Смәел/.
50 кг.да- Денис Яковлев/Урта Көшкәт/, Илназ Гаврифуллин/Нөнәгәр/, Сөләйман Галимов/Бөрбаш/, Булат Низамиев/Смәел/.
55 кг.да-Кәрим Фазылҗанов/Норма/, Данияр Мәннапов/Салавыч/, Әхәт Әскәров/Арбор/, Азамат Шакиров/Смәел/.
60 кг.да- Ирек Гайнетдинов/Карадуган/, Ильяс Фәхретдинов/Пыжмара/, Ислам Хәйруллин/Карадуган/, Раиф Вәлиуллин/Нөнәгәр/.
65 кг.да- Ислам Йосыпов/Чепья/, Мөхәммәт Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Нургиз Нәбипов/Салавыч/, Раил Галәлетдинов/Карадуган/.
70 кг.да-Кәрим Гарипов/Арбор/, Аяз Йосыпов/Чепья/, Раяз Нәбиев /Балтач/, Әнәс Мифтахов/Арбор/.
80 кг.да-Аяз Хәйретдинов/Балтач/Ильяс Шакиров/Арбор/, Фидан Гарифуллин/Норма/, Инсаф Нәбиев/Смәел/.
Югары үлчәүдә- Равшан Галиев/Смәел/, Әмир Йосыпов Нөнәгәр/, Фәнил Закиров/Норма/, Ильяс Бикинин/Карадуган/.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач бистәсе.

Кеше китә, эзе кала…

БРИКС илләре уеннары алды көннәре белән яшибез. Әлеге уеннарга татар көрәшенең кертелүе — мәртәбә, дәрәҗә. Менә шул дөньякүләм ярышлар алдыннан көрәшчеләр истәлегенә турнир оештыруда ниндидер мәгънә, бәйләнеш бар. Без — көрәшле, мәйдан тоткан халык бит.
Зәйдә дә әледән-әле бил алышлар оештырыла. Соңгы айда Татарстанның атказанган тренеры
Азат Хәйруллин, милли көрәштән Рәсәй спорт остасы Шамил Сәлахов истәлегенә ярышлар узды. Югары Мәлем мәктәбендә көрәшче Айзат Кашапов рухын көрәш турниры уздырып искә алдылар.
Көрәшеп тә куйды соң малайлар?! Яшь буын ундүрт үлчәү авырлыгында бил алышып, келәмдә чирканчык алды, Сабантуй рухын тойды.
Сабантуйлар җитүгә яшь җилкенчәкнең каны шулай кайный,
йөрәге җилкенә, әйтерсең, аның күкрәгендә җигүле ат.
Иң мөһиме яшь буын мәйдан тотып, каһарман Айзат абыйлары рухын зурлады.
Айзат туган авылы Сармашбашта көчле янгын вакытында ут эченә ыргылып, дөрләп янган йорттан газ баллонын алып чыгып, саланы зур фаҗигадән — шартлау булудан саклый. Янгындагы аяусызлыгы белән күрше йортларга ут үрләвенә юл куймый ул. Айзатның бу кыю гамәле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы игътибарыннан читтә калмады.
Кеше китә, эзе кала…
-Айзатның көрәш буенча уңышлары куанырлык.
Ул Татарстанның авыл яшьләре Vl Җәйге спорт уеннары чемпионы, Җәлил истәлегенә узган турнирда ике мәртәбә призер булды. Татарстан чемпионатында сынатмады: көмеш медальгә ия булды, -ди «Зәй» спорт мәктәбе җитәкчелеге.
Билбау көрәшеннән дә оста булган. Әлеге төр бил алыштан Бөтенрәсәй, Татарстан беренчелеге призеры. Самара, Ырынбур Сабантуйларыннан урынсыз кайтмады.
-Айзатның үзенә генә хас көрәш алымнары бар иде. Гадел, беркайчан хәрәмләшмәде. Кем көчле, шул җиңә дигән принциптан чыгып эш итте, — ди тренеры Илсур Зыятдинов.
Айзат Кашапов тренер буларак, яшь буынны бил алышка өйрәтте, ярышларга йөртте. Хезмәтне яратты, ел да туган авылына кайтып, чәчү һәм урып-җыю эшләрендә катнашты. Күпсанлы җәрәхәтләр алу да аны яраткан шөгыленнән биздермәде.
Әти-әнисе, туганнарының көрәшүеңне туктат диюенә дә карамады. Каты авырганда да җанында, калебендә көрәш булды.
Гомере атылган йолдыз кебек булды аның.
-Нинди генә хәлдә, халәттә булса да, бил алыш — әманәт абыйның, -ди энесе Азат.
Азат абыйсы әманәтенә тугры калып, аның шөгылен, эшен дәвам итә. Туган авылында яшь буынны келәмдә чарлый, ярышларга йөртә. Үзе дә мәйдан тота.
Рәзимә Кашапова.