baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Легендар көрәшче Рәкыйп Хәмитов турында повесть чыкты!

Лилия Гыйбадуллинаның Чаллы көрәшчесе Рәкыйп Хәмитов турында китабы дөнья күрде. 4 тапкыр Россия, 5 тапкыр Татарстан абсолют чемпионы, 18 мәртәбә Чаллының баш батыры, ТР Атказанган спорт остасы һәм Атказанган тренер Рәкыйп Хатыйп улы Хәмитовны халык Копченый дип йөртә. Кем ул Копченый? Аның тормыш кыйммәтләре нинди?

Данлыклы Чаллы көрәшчесе Рәкыйп Хәмитов турында повесть язырга алынган Лилия Гыйбадуллина белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

— Ни өчен нәкъ менә «Копченый» турында?

Узган елның декабрь ахырлары иде. Рөстәм («Казан утлары» журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин) шалтырата: «Копченый» турында повесть яз әле, ди. Аптырап калдым. Повесть бит ул! Турысын әйткәндә, юньләп проза язып та караган кеше түгелмен бит. Дөрес, үсмерләр өчен язылган «Бишенче гомер» дигән повестем узган ел ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгәнг ябык әдәби бәйгедә беренче урын алды. Әмма ул бит үсмерләр өчен − татарчасы ташка үлчим булган хәзерге бала-чага укырлык һәм аңларлык, кызыксынырлык итеп махсус язылган әйбер. Ә монда олылар өчен, җитди әсәр язарга тәкьдим итәләр. Әле кем турында диген − легенда хакында. Шунысы бар, язмыйм дип тә әйтеп булмый ич бу ситуациядә. Яхшы түгел. Беткән баш беткән дип, күзне йомып ризалаштым. Үземне-үзем беләм мин: алынганмын икән, таш яуса да эшлим. Ялгыш кире уйламагаем дип, номерын табып, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр үк «Копченыйның» үзенә — Рәкыйп абыйга шалтыраттым. 
  
— Ничегрәк язылды ул?

— Рәкыйп абый белән Римма апа янына беренче тапкыр февраль аенда бардым ахры. Алар мине ачык йөз белән каршы алдылар, бик җылы кабул иттеләр. Мең рәхмәт аларга. Хәзер уйлыйм: алар да аптырап калгандыр. Кыска гына, мөлаем гына хатын-кыз «көрәш турында, көрәшче турында язам» дип килеп керсен әле. Бу бала ни майтарыр инде, дип эченнән генә көлгәндер, ләкин сиздермәде «Копченый». Рәкыйп абый белән Римма апа сөйләгәннәр кайткач башта йөри, ятсам — шул, торсам — шул. Әкрен генә җеп очы барлыкка килде, күчәрне билгеләдем. Уйланып йөрим. Әмма утырып язарга кул җитми әле. 

Шундый көннәрнең берсендә, язга таба, режиссер Нәфисә Исмәгыйлева шалтырата. Без Нәфисә белән Казанда, «Яңа гасыр тавышы» китабын тәкьдим итү чарасында таныштык. Ул шушы кичәнең режиссеры иде. Аннан тыш бик күп әдәби-музыкаль кичәләрдә режиссер булган, Әлмәттә һәм башка театрларда спектакльләр чыгарган талантлы кеше ул Нәфисә. Чаллыга кайткан икән. Күрешик әле, ди. Кул кушырып утыра торган кеше түгел, Г.Тукай туган көне уңаеннан Тукай районы мәктәпләрендә укучы балалар өчен бәйге оештырып, мәктәпләрдә очрашулар үткәреп йөрүе. Мине дә чакырды −ризалаштым. Сүз иярә сүз чыгып, планнарым турында да телгә алдым. Баксаң-күрсәң, Нәфисә дә Рәкыйп Хәмитов туган Яңа Мусабай авылыннан икән. 

Җирдә берни дә очраклы түгел, һәр кеше үз үтәсе юлыннан бара. Һәм беркем дә буш урында барлыкка килми. «Копченый» кебек данлыклы кешеләрнең көче − тамырларында. Шуңа күрә дә минем ул туган-үскән авылны бик күрәсем килә иде. Героемны көрәшче итеп кенә түгел, шәхес итеп тасвирлар өчен миңа, һичшиксез, ул туган туфракта булырга, аның авылдашлары белән аралашырга кирәк иде. Нәфисәне Аллаһ Тәгалә, уйламаган-көтмәгән җирдән, махсус шуның өчен минем юлыма чыгарып куйды! Нәфисә мине Яңа Мусабайга кунакка чакырды, авылдашлары белән таныштырды, көне буе авыл урамнарын, имәнлек урынннарын, Мунчала күле буйларын әйләндек. Яңа Мусабай кешеләренә, Мөнҗия апаларгага, Мисбах абыйларга − һәрбарчасына да мең рәхмәт! Аларның тарихлары, алар сөйләгәннәр минем әсәремне баетты, тулыландырды дип саныйм. 

Шуннан соң гына язарга утырдым. Май бәйрәмнәре иде бу. Язам-язам да Рәкыйп абыйга чабам. Сорашам, төпченәм. Яңа фактлар, яңа тарихлар, геройлар калкып чыга. Әлбәттә, Чаллы көрәшчеләре тарихын Фрил Мирзанур улы Әхмәтовтан башка күз алдына да китереп булмый. Бик күпләрнең һәм шул исәптән «Копченый»ның да остазы ул. Аның белән дә күрешеп, әңгәмә кордык. Фрил абыйның һәрнәрсәгә төпле, тирән карашы, тарихка, татар теленә, татар көрәшенә бик сакчыл мөнәсәбәте, киң эрудициясе сокландырды. Ул ачкан серләр, ул сөйләгән хәлләр − барысы да китапта бар. Рәхмәт аңа! 
Күз курка, кул эшли дигәндәй, акрын-акрын языла торды. Моңа кадәр бу хакта уйланганым юк иде, әсәр аша мин үзем дә татар көрәшенә гел башкача карый башладым. Милли рухны, милли үзаңны саклап тора торган бер көч ул − көрәш. Дөньяны «Копченый» шикелле үз максатына, асылына тугры кала алган, тырыш, үзен-үзе аямый торган көчле кешеләр тотып тора. Без андый кешеләрне, андый көрәшчеләрне олыларга тиешбез. Татар көрәшчесе һәм татар көрәше кадер-хөрмәттә булырга тиеш. 

— Бу синең беренче проза китабы бит. Аны кулыңа алгач кичергән хисләр шигырь китапларына карый аерыламы?

Дөресен әйткәндә, хисләр каршылыклы. Үземнән тулысында канәгать булырлык, тел шартлатып, эчтән генә үземне-үзем мактарлык китабым юк әле минем. Бу яхшыгадыр да, язганнарыңнан канәгать калган ноктадан үсештән туктыйсыңдыр. Әлеге китапның төп уңышы − данлыклы көрәшче, легендар «Копченый» хакында булуында. Киң масса өчен, бүгенге татар укучысы өчен язылган әсәр ул. Рәкыйп Хәмитов көрәшен күргән чал чәчле агайлар, бүгенге көндә билендә сөлге булган көрәшче ир-егетләр, татар көрәшенә алгысынган малайлар укырлык, аңларлык, кабул итәрлек китап итеп күзаллап яздым. Шуңа омтылдым. Әлбәттә, басмага тапшырганчы, Рәкыйп абый белән Римма апага укыттым. «Копченый» үзе кабул итте, бу зур бәя!

— Тагын фикер әйтүчеләр булдымы? 

Әсәрнең кыскартылган, журнал варианты «Казан утлары»ның июль санында дөнья күрде. Махсус шушы айда − Рәкыйп Хәмитовның җитмеш яшьлек юбилеена басылып чыгарлык итеп, ашыгып өлгерттем. Тулы варианты китап рәвешендә июль башында «табадан төште». Журнал вариантын укып, остазым, шагыйрь Рәдиф Гаташ шалтыратты күптән түгел. «Әле син роман да язачаксың икән!», дип «куркытты».

Проза әсәрләре өчен Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе алган язучы Факил Сафинның хуплау сүзләрен ишетү дә бик күңелле булды. Әмма аларның бәяләре − мактаудан битәр ышаныч билгесе. Бу исә − бик җитди әйбер. Бик авырсынып кабул итәм. Рәкыйп абый әйтә: «Мактанырга да яратмыйм, мактаганнарын да яратмыйм», ди. Бу мәсьәләдә мин дә нәкь аның кебек. «Кая барасың, түзәсең инде, Рәкыйп абый!», дип көлдем.     

Ә менә ни өчен Рәкыйп Хәмитовны “Копченый” дип йөртәләр һәм иң кызыгы аңа бу кушаматны кем таккан, бу турыда китапта тәфсилләп язылган, дип серле елмайды танылган шагыйрә, «Бэлла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе Лилия Гыйбадуллина.

Чыганак: Шәһри Чаллы

Лениногорск районы Шөгер авылында балалар Сабан туе узды

23 июль Көнъяк көнчыгыш шәһәрләре һәм районнары арасында балалар Сабан туе нәтиҗәләре. 70 бала катнашты 12 үлчәү авырлыкларында. 5 команда катнашты Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Ютазы, Баулы.

2009-2010 елгы яшь үсмерләр.
30 кг. Ханбиков Әмир (Әлмәт)
36 кг. Имамов Эмиль (Әлмәт)
40 кг. Шайхулов Салават (Азнакай)
50 кг. Газымов Айзат (Баулы)
60 кг. Вагизов Камиль (Әлмәт)
60 кг. югары. Магафуров Радмир (Әлмәт)
2006-2008 елгы яшь үсмерләр
43 кг. Телишев Иван (Әлмәт)
50кг. Гараев Алмаз (Азнакай)
65 кг. Спиридонов Роман (Әлмәт)
70 кг. Агаларов Чингиз (Әлмәт)
70 кг. югары Махмич Осман(Әлмәт)
2004-2005 елгы яшь үсмерләр
60 кг. Раджабов Рубин (Әлмәт)
60 кг. югары Исрафилов Искәндәр

Баш батыр — Махмич Осман.

Сабан туе «Татнефть» оешмасы ярдәме белән оештырылды.

Әтнәдә мөселман балалары Сабан туе узды

Ярышларда барлыгы 5 үлчәү авырлыгында (35, 45, 55, 65 һәм 65 тән югары үлчәүләрдә) 42 яшь көрәшче катнашты. Көрәшчеләр Әтнә районы, Арча, Биектау, Лаеш һәм Мари Иленең Бәрәңге районнарыннан килгән иделәр.

35 кг да чемпион — Мухаметшин Ильяр (Әтнә-Мәңгәр)
45 кг да — Абдрафеев Камиль (Лаеш)
55 кг да — Садретдинов Ильяс (Әтнә-Күшәр )
65 кг да — Зиганшин Ранель (Әтнә-Мәңгәр)
65 тән югары үлчәү — Зиннатуллин Даиль (Әтнә-Кышлау).

Тәкә җирәбә юлы белән 45 кг.дагы үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Лаеш егете Абдрафеев Камилгә эләкте.

Көрәш ярышлары ТР көрәш федерациясе белән берлектә узды. Федерациянең башкарма директоры Марсель Таһиров әлеге Сабан туена үзе дә барды һәм федерация исеменнән балаларга бүләкләр тапшырды.