Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),
в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,
применением какого-либо из разрешенных приемов.
Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,
традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.
В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.
Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.
Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.
2нче балалар поликлиникасының баш табибы Роза Салих кызы Әхмәдиева вакытсыз вафаты сәбәпле, Татарстанның көрәш федерациясе танылган көрәшче, галим, җитәкче Фаил Әхмәдиевның, балаларының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Республика күләмендә танылган табибәнең якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
Ютазыда бүген Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан район беренчелеге уза. Яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында. 68 көрәшче катнаша икән. Һәрбер катнашучыга 1000 сум акча бирелә. Район җитәкчелеге һәрбер спортчыга спорт формалары тектерегән. Ярышта мәктәп директорлары һәм җирле үзидарә рәисләре дә катнаша.
Саба районының Бүген Иләбәр авылында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Айсаф Галиев белән хушлаштылар. ТР көрәш федерациясе мәрхүмнең әтисе, танылган батыр Айдар Галиевның, туганнарының һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша.
Айсаф Галиев 1991 елның 16 декабрендә Иләбәр авылында туган. Хезмәт юлын 2010 елда Казан Эчке эшләр идарәсендә башлый, Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсендә 6нчы «Савиново» полиция бүлегендә тикшерүче булып эшли.
Соңгы вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе иде. Россия Эчке эшләр министрлыгы медале һәм «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Айсаф Галиевның 3 һәм 7 яшьлек ике баласы калды.