baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Безнең батырлар: Александр Золин

Золин Александр Петрович – 1961 елда Питрәч районы Кибәч авылында туган. 1978 елда, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, М. Горький исемендәге Почет билгесе орденлы Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация бүлегенә укырга кергән. Институтны 1983 елны тәмамлаган. Институтны тәмамлагач үзенең туган авылы Питрәч районының “Совет” колхозына баш инженер итеп бәйгеләнә. Совет армия сафларында хезмәт итеп кайта. Хәрби хезмәттән соң, яңадан шушы хуҗалыкта баш инженер булып эшләвен дәвам итә. Бераз эшләгәннән соң, шушы хуҗалыкта партия оешмасы секретаре булып эшли. 1990 елда шушы хуҗалык рәисе итеп билгеләнә. 2010 елда фермер хуҗалыгы булып формалаша. Бүгенге көндә дә ул фермер хуҗалыгының җитәкчесе булып эшли.
Ул малай вакыттан ук, үзләренең авыл сабан туйларында көрәшеп үсә. Институтка укырга кергәч, татарча көрәш һәм ирекле көрәш белән даими шөгыльләнә. 1982 елда ул татарча көрәш буенча милли төрләр буенча, РСФСРның спорт остасы дигән мактаулы исемгә лаек була. Ике тапкыр герой шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призга хуҗа була. Ике тапкыр Татарстан чемпионы була, Россия чемпионлыгында икенче урынны яулый. Күп тапкырлар үз авырлык үлчәвендә Питрәч районы сабан туенда батыр кала. Ирекле көрәш буенча РСФСРдагы, авыл хуҗалыгына караган югары уку йортлары арасындагы турнирда катнашып, үз үлчәвендә җиңүгә ирешә. Бу уңышы аңа СССРның ирекле көрәш буенча спорт остасы дигән мактаулы исемне китерә.

Марсель Таһиров

Яшьләр арасында Татарстан беренчелеге җиңүчеләре билгеле

Мамадыш районының Түбән Ушма авылында РСФСРның спорт мастеры, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины Р.Я.Мөхммәтшин истәлегенә багышланган «Ялкын» журналы призларына 2007-2008 елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар узды.

Бәйгегә 38 командадан 305 көрәшче җыелган иде.

Татарстан җыелма командаларының тренерлары билгеле

Февраль көрәш ярышларына бай булды. Март ае да шулайга охшап тора.

10-12 март көннәрендә Казанда берьюлы өч яшь категориясендә яшьләр арасында Россия беренчелеге узачак. Бу хакта безгә ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр итте. Бәйгедә 2009-2010, 2007-2008 һәм 2005-2006 елларда туган егетләр катнашачак. Башкарма директоры белдергәнчә, инде командаларның баш тренерлары да билгеләнгән. Иң яшь көрәшчеләрнең тренеры — Рафаэль Хәмидуллин, урта яшьтәгеләрнең тренеры — Илһам Волков һәм өлкән яшьтәгеләрнең тренеры Айрат Миңнегалиев булачак.

Билгеле булганча, 2007-2008 елларда туган яшьләр арасында Татарстан җыелмасы данын яклаячак команда бу ял көннәрендә Мамадыш районында ачыкланачак. 2-4 март көннәрендә биредә «Ялкын» журналы призларына Татарстан беренчелеге узачак.

Фото: https://minsport.tatarstan.ru/