baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

«Сабантуй» газетасы призларына Татарстан беренчелеге җиңүчеләре билгеле

Кукмара белән Арчаның очколар саны бер үк. Саба исә ышанычлы рәвештә беренче урынны яулады. Командалар саны күп, ә менә килмәгән районнар шулай ук күп.

Биектауда көрәш буенча «Сабантуй» газетасы призларына 2009-2010 елларда туган егетләр арасында Татарстан беренчелеге тәмамланды. Ике көн дәвамында барган көрәш нәтиҗәсендә беренче урынга Саба командасы чыкты. Кукмара — икенче, Арча — өченче. Җиңүчеләр белән таныштырабыз.

36 кг.га кадәр:

  1. Адель Нургатин (Актаныш)
  2. Мәүлет Ибәтуллин (Кукмара)
  3. Салават Шәйхуллов (Азнакай) һәм Данис Землянов (Зәй)

40 кг.га кадәр:

  1. Камил Абдрафеев (Лаеш)
  2. Тимерхан Әхмәтов (Саба)
  3. Азат Хаҗиев (Лаеш) һәм Ильяс Шәмсиев (Актаныш)

45 кг.га кадәр:

  1. Виталий Ельченков (Мамадыш)
  2. Билал Галимов (Алабуга)
  3. Ислам Рәхимов (Биектау) һәм Самат Габдрахманов (Чаллы)

50 кг.га кадәр:

  1. Самат Кәримуллин (Кукмара)
  2. Илдан Бикташев (Нурлат)
  3. Сәйдәш Мостафин (Балтач) һәм Илфат Газизов (Актаныш)

55 кг.га кадәр:

  1. Инсаф Минимуллин (Кукмара)
  2. Ранил Хәбибуллин (Арча)
  3. Раиф Ясабиев (Чаллы) һәм Рүзәл Ашаров (Саба)

60 кг.га кадәр:

  1. Ранил Ханов (Мамадыш)
  2. Данил Галләмов (Арча)
  3. Илназ Сабиров (Саба) һәм Данияр Гарифуллин (Кукмара)

65 кг.га кадәр:

  1. Илназ Зарипов (Яңа Савин)
  2. Ирек Һадиев (Түбән Кама)
  3. Данияр Садыков (Азнакай) һәм Фәнис Фәсхетдинов (Арча)

70 кг.га кадәр:

  1. Әмир Хафизов (Түбән Кама)
  2. Евгений Антошкин (Әлмәт)
  3. Айнур Самматов (Актаныш) һәм Радмир Абдуллин (Арча)

75 кг.га кадәр:

  1. Илсаф Юсупов (Арча)
  2. Радмир Магафуров (Әлмәт)
  3. Илмир Вәлиев (Теләче) һәм Азамат Яруллин (Мамадыш)

Командалар беренчелеге:

  1. Саба
  2. Кукмара
  3. Арча
  4. Әлмәт
  5. Мамадыш
  6. Актаныш
  7. Яңа Савин
  8. Лаеш
  9. Азнакай
  10. Чаллы
  11. Алабуга
  12. Түбән Кама
  13. Балтач
  14. Биектау
  15. Теләче
  16. Минзәлә
  17. Тукай
  18. Чистай
  19. Зәй
  20. Әтнә
  21. Баулы
  22. Питрәч
  23. Арча2
  24. Чүпрәле
  25. Ютазы
  26. Балык Бистәсе
  27. Яңа Савин 2
  28. Яшел Үзән
  29. Апас
  30. Мөслим
  31. Алабуга 2
  32. Совет
  33. Мамадыш 2
  34. Нурлат
  35. Әлмәт 2
  36. Балтач 2
  37. Лаеш 2
  38. Актаныш 2
  39. Чаллы 2
  40. Актаныш 3
  41. Түбән Кама 2
  42. Ютазы 2
  43. Баулы 2
  44. Апас 2

Яңа ел белән, батырлар!

Кадерле көрәшчеләр, тренерлар, көрәш сөючеләр, җанатарлар! Татарстан Республикасы көрәш Федерациясе исеменнән барыгызны да Яңа — 2023 ел белән котлыйбыз!

Яңа елны каршылаганда җанга якын туганнарның һәм дусларның янәшә булуы һәркемнең күңеленә хуш килә. Дуслыкның, бер-береңә терәк һәм теләктәш булуның, якыннарыңны кайгыртуның кыйммәте хәзерге чорда аеруча арта.

Яңа ел уңышлар алып килсен, олысына-кечесенә ихлас елмаюлар, сөенечләр бүләк итсен, һәр йортка бәхет иңсен!

Сау-сәламәт булыгыз! Көрәшчеләргә яңа уңышлар, җәрәхәтләрсез яңа җиңүчеләр, көрәш сөючеләргә матур көрәш теләп калабыз.

Зур сөйләшүле ярыш булды…

Күптәннән шушылай ачыктан-ачык сөйләшеп утырган булмаган икән инде безнең. Моңа билгеле, район башкарма комитет җитәкчесе, Татарстанның атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдиновның, район көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәриповның иркенләп килеп, көрәш караулары сәбәпче булды, бугай. Шушындый зур сөйләшүдән соң, җаннар тынычланып, башларыбыз бераз начар уйлардан бушанып таралыштык өйләребезгә. Ничек кенә тырышып, һәр ярышыбызны үз югарылыгында уздырып җибәрсәк тә, әле кимчелекләребез дә юк түгел икән бит. Медальнең безгә күренми торган арт ягы булган кебек, безнең дә әле эшләп җиткермәгән эшләребез дә бар икән. Заманында үзенең менә дигән көрәшчеләре белән дан тоткан Куныр, Субаш, Сосна төбәкләрендә татар көрәшенең югала баруы безнең күңелләребездә зур борчу уята башлады. Соңгы вакытта Кече Лызи мәктәбеннән чын-чынлап өметле көрәшүче удмурт малайлары чыга башлаган иде. Тренерлары Рамил Зәйнетдинов китүгә бу егетләребез дә әллә кая юкка чыктылар. Аннан соң, балаларыбызны үлчәнгәннән соң җиңелчә генә ашатып алу мәсьәләсе дә арткы планга китә башлады. Югыйсә бит, аларның күбесенең  ярышларыбызга күпмедер вакыт ашаудан тыелып  торып, үлчәү авырлыкларын көйләп бетергәнен барыбыз да белеп тора. Җыелма командабызның соңгы Татарстан Чемпионатында 6 урын алуын да бик авыр кичерү кирәкмәс. Гомер буена читтән бер көрәшче дә алмыйча, бары тик үз егетләребезнең  көче белән генә, андый урын алуны үзенә бер батырлыкка тиңләргә кирәктер.

Чепья мәктәбе базасында 2007 елда туган балалар арасында “Труд” җәмгыяте призларына  узган ярышларыбызга килсәк, бик көчле узды ул. Бил алышырга районыбызның 15 төбәгеннән 98 көрәшче килгән иде. Иң куандырганы — травмалар булмады. Көрәшчеләребезгә үз араларында иң яхшы көрәшчеләрне ачыклау өчен 2 җиңелүгә кадәр көрәшеп, бик нык тир чыгарырга туры килде. Ярышларыбыз 2 келәмдә баруга карамастан, караңгы кичкә кадәр дәвам итте ул.

Җиңүчеләребез белән танышып китик.

29 килограммга кадәр — Галимов Азат /Арбор/, Леонтьев Хәлил /Чепья/, Тимур Хәбибрахманов /Яңгул/, Давлетшин Камил /Балтач/.

32 кг.да — Аймасов Ибраһим /Бөрбаш/, Галиев Ислам /Яңгул/, Бикбов Ирек /Чепья/, Фәләхетдинов Гадел /Яңгул/.

35 кг.да — Галиев Ильяс /Яңгул/, Галимуллин Рүзәл /Смәел/, Гадел Хөсәенов, Галимуллин Билал /икесе дә Бөрбаштан/.

37 кг.да — Шәйхиев Рүзәл /Арбор/, Сабиров Әнвәр /Балтач/, Хәсәнов Фәнис /Карадуган/, Ризванов Йосыф /Балтач/.

40 кг.да — Гарифуллин Илназ / Нөнәгәр/, Морадыймов Әдел /Бөрбаш/, Животников Стас /Чепья/, Фатхрахманов Эмиль /Карадуган/.

45 кг.да — Гарифуллин Кәрим /Норма/, Гомәров Фариз /Нөнәгәр/, Әскәров Әхәт /Арбор/, Рәхимов Айнур /Чепья/.

50 кг.да — Йосыпов Ислам /Чепья/, Мөхәммәдиев Фәһим /Смәел/, Газизуллин Әнис /Балтач/, Раннур Әскәров /Балтач/.

55 кг.да — Камалов Алмаз /Нөнәгәр/, Коченкин Сәид /Яңгул/, Вәлиев Рөстәм /Нөнәгәр/, Гыйбадуллин Мөхәммәт /Бөрбаш/.

60 кг.да — Гарипов Кәрим /Арбор/, Шаһиәхмәтов /Смәел/, Йосыпов Аяз /Пыжмара/, Сәмигуллин Әмир /Карадуган/.

65 кг.да — Апанов Айзат /Салавыч/, Хадиев Кәрим /Балтач/, Низаметдинов Айназ /Салавыч/, Идиятуллин Инсаф /Норма/.

70 кг.да — Хәйретдинов Аяз /Балтач/, Емелин Данил, Миннегалиев Әмир /икесе дә Смәелдән/, Гарифуллин Фидан /Норма/.

Югары үлчәүдә — Гарифуллин Бәхтияр /Бөрбаш/, Галимуллин Сөләйман /Балтач/, Гыйльметдинов Азат /Смәел/, Галиев Раушан /Шеңшеңәр/.

Рәхмәт иганәчеләрезгә! Аеруча олы рәхмәтебезне җәмгыятҗ җитәкчелегенә, мәктәп коллективына, аерым көрәшчеләрне сөендергән бертуган Рушан, Рөстәм Зариповларга, Нургаян Йосыповка.

Нурзада Сәмигуллин. Балтач бистәсе.