Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),
в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,
применением какого-либо из разрешенных приемов.
Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,
традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.
В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.
Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.
Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.
Ниһаять, үз нигезенә кайтты көрәшебез. Балтач “Сельхозтехникасы”ның спорт комплексы, Кили авылының мәдәният йорты, “Балтач” универсаль спортзалы… Районыбызда иң олы яшьтәге турнирларның берсе — 28 еллык тарихы булган Тимирязев исемендәге хуҗалык призларына узучы татарча көрәш ярышларыбыз быел, ниһаять, үз нигезенә кайтты.
Әле тарихы тагын да зуррак булган булыр иде, илебездә туган төрле вәзгыятьләр нәтиҗәсендә, ике ел ярышларыбыз үтми дә калды. Инде узган ел гына капиталь төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачкан “Кариле” спорткомплексында ярышларыбызның узуы күпләребез өчен зур шатлык булды. Аннан без соңгы вакытта шушындый зур бәйгеләр вакытында көтелмәгән кунакларның килеп керүенә күнегеп беттек, бугай. Заманында шушы ярышларны башлап җибәргән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Сәйдәш Мәгьсүмович Исрафиловның, район башкарма комитетын җитәкләгән Фәрит Заһирович Әхмәтхановның, районыбызга эш сәфәре белән килгән Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйковның ярышларны тамаша кылуы, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырулары матур ярышларыбызны тагын да күркәмләндереп җибәрде.
Традициябезгә тугры калып, ярышларыбызның Октябрь бәйрәме көннәрендә узуы аның дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрә кебек. Көзге кыр эшләре тәмамланган бер вакытта, хуҗалык җитәкчеләренә дә рәхәтләнеп ял итеп, ярышларыбызны тамаша кылырга мөмкинлек тудыра безнең бу ярышларыбыз. Быел да шулай булды. Үз югарылыгында узды быелгы ярышларыбыз да. Ачылу тантанасы да күпләрнең күңелендә озак сакланыр, мөгаен. Инде күптәннән безнең ярышларда үзе җырлап, үзе бил алышкан көрәшчене күргәнебез юк иде. Мәскәүдән кайтып, авылдашларының җиңүе өчен бил алышырга кергән Алмаз Закиров үзенең моңлы тавышы белән тамашачыларыбызны әсир итте. Әле җырлап кына калмады, үз үлчәү авырлыгында бил алышып, байтак көндәшләрен аркаларына салып, өченче урынга да лаек булды. “Республикабыз ярышларында аерым көрәшчеләребезнең бер-бер артлы җиңү яулауларын, командабызның ел нәтиҗәсе буенча бишенче урында баруына чын күңелдән сөенеп торабыз, аларга киләчәктә дә җиңүләр теләп калыйк, хөрмәтле тамашачыларыбыз ”, — дип тәмамлады котлау сүзен район башлыгыбыз Рамил Нотфуллин. Әле Татарстан Чемпионатында катнашып, матур җиңүләр яуласак, беренче өчлеккә дә эләгербез әле, Аллаһ кушса. Менә шундый өметләр белән янабыз хәзерге минутларда.
Алда торган шушы ярышка сайлап алу ярышлары булганлыктан, ярышларыбыз да бик кискен үтте. Районыбызның 12 хуҗалыгыннан килгән 61 көрәшчебезгә үз араларында иң көчлеләрне ачыклау бер дә җиңел булмады. Кемнәргәдер җиңү елмайса, кемнәргәдер, травма алу сәбәпле, ярышларның беренче әйләнешеннән соң ук төшеп калырга ук туры килде. Иң көчле көрәшчеләребезнең бер-берсе белән эләгеп, бил алышулары тамашачыларны да вакыт-вакыт урыннарыннан сикереп торырга да мәҗбүр итте.
Менә шундый көрәш инде ул. Җиңү берәүгә дә җиңелләрдән генә бирелми. Бу ярышларыбызның тагын бер үзенә генә хас аермалыгы бар – җиңүче команда тәкә белән кайтып китә. Ни кызганыч, бу юлы хуҗалар тәкәне үзләрендә калдыра алмадылар. Тәкәбез Арборга китте. Җирле көрәшчеләребезгә әз генә тырышлык җитмәде, икенче урынга калдылар. Өченче урынга исә Яңгул иле көрәшчеләре чыкты.
Инде җиңүчеләребез белән танышып узыйк.
60 килограммга кадәр үлчәү авырлында — Дилүс Нуриев/Норма/, Ильяс Йосыпов/Чепья/, Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш/.
65 кг.да — Ранил Ганиев/Норма/,Рәис Низамов/Арбор/, Алмаз Закиров/Норма/.
70 кг.да — Илназ Минмуллин/Арбор/, Илнар Муллахмәтов/Яңгул/, Аяз Зиннәтуллин/Смәел/.
75 кг.да — Фәнзил Шакиров/Арбор/, Әдел Фазылҗанов/Норма/, Илмир Габбасов/Шеңшеңәр/
85 кг.да — Салават Әсхәдуллин/Арбор/, Илгизәр Галимуллин/Смәел/,Булат Галиев/Чепья/.
100 кг.да — Рөстәм Сираҗиев/Арбор/, Инсаф Рәфыйков/Яңгул/,Илнар Фазылҗанов/май комбинаты/.
Авыр үлчәүдә- Рәдис Сәмигуллин/Нөнәгәр/, Булат Вафин/Чутай/, Айнур Ганиев/Норма/.
Нурзада Сәмигуллин, Балтач.
Әлмәттә спорт легендасы — җиңелмәс батыр Ильяс Галимов истәлегенә багышланган турнир узды.
«Спорт легендасы, җиңелмәс батыр» — әлеге сүзләр Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов турында.
Ильяс Самат улы — милли көрәшнең чын легендасы, дип юкка гына әйтмиләр. Аның спорт карьерасында яулаган дәрәҗәле исемнәрен санап китсәң, шактый зур исемлек җыела. Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе, Татарстан, Россия Сабантуйлары абсолют батыры, Татарстан һәм Россия чемпионы, Татарстанның атказанган спорт мастеры, Россиянең спорт мастеры, көрәш буенча дөнья чемпионы — бу исемнәрнең һәрберсен яулау өчен күпме хезмәт, көч куелганын, күпме тир акканын Ильяс Галимов үзе генә белгәндер. «Ул әкияти баһадирларга гына хас булган аерым көчкә ия сыман тоела», — дип әйтүчеләр бар иде аның турында.
«Чиста җиңү аның төп визиткасы булды» — бу хакта күп тапкырлар Әлмәттә узган ярышларда әйтелде. Быел беренче тапкыр нефть башкаласында Россия спорт мастеры, дөнья чемпионы, Татарстанның атказанган спорт мастеры Ильяс Самат улы Галимов истәлегенә багышланган егетләр арасында көрәш буенча республика турниры узды. «Татнефть» компаниясе спорткомплексына Татарстанның яшь көрәшчеләре җыелды. Барлыгы 18 команда, 130 көрәшче. Аларны «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин сәламләде. Ул районыбызда нефтьчеләр ярдәме белән көрәшнең үсеш алганын билгеләп үтте. Шәһәрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә көрәш секцияләре ачылганын ассызыклады. Әлеге турнир да «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән оештырылды. Ярышларга Чирмешән районының Туймәт авылыннан Ильяс Галимовның әти-әнисе, туганнары, Әлмәттә яшәүче тормыш иптәше, кызлары да килгән иде. Алар нефтьчеләргә, «Ак Бүре» көрәш федерациясенә атаклы спортчы истәлегенә багышланган турнирны уздыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
2017 елның көзендә Ильяс Галимов спорт карьерасын тәмамларга карар кылды, ләкин көрәштән китмәде. Ярышларда без аны хөкемдар, бәйгеләрне оештыручы буларак күрә идек. Күп еллар буе Ильяс Саматович Әлмәтнең «Ак Бүре» көрәш федерациясен җитәкләде. Ул безнең районда көрәшне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Гомумән әйткәндә, «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән авыл җирлекләрендә көрәш секцияләре ачылды, көрәш белән шөгыльләнүче балалар саны артты. Ул яшь буынга үрнәк, остаз иде. Бүген дә шулай. Кеше китә — эше кала.
Ильяс Галимов үз үрнәгендә яшь спортчыларны көрәш ветераннарын хөрмәт итәргә дә өйрәтте. Көрәш сезоны ахырында ул төрле буын көрәшчеләренең традицион очрашуларын оештыручы иде. Тренерлары, танылган остазлары Салават Йосыпов һәм Илгизәр Димеевка гел рәхмәтле булды. Спорт карьерасы дәвамында Галимов көрәшчеләр яулый ала торган барлык бүләкләргә лаек булды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән дә бүләкләнде.
Яшь батырлар аның кебек булырга хыяллана. Үз осталыкларын алар Ильяс абыйлары истәлегенә уздырылган ярышларда да күрсәттеләр. Аларның нәтиҗәләре буенча команда беренчелегендә беренче урынны Әлмәт батырлары, икенче урынны Мамадыш егетләре, өченчене Кукмара спортчылары һәм дүртенче урынны Лаеш командасы яулады.
2001-2003 елларда туган көрәшчеләр арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: 60 кг, Алмаз Җиһангәрәев (Түбән Кама), 70 кг, Искәндәр Гарифьянов (Әлмәт), 75 кг, Илназ Рамазанов (Тукай), 100 кг, Рөстәм Сираҗиев (Балтач). 2004-2006 елларда туган батырлар арасында: 50 кг, Абдубашир Додов (Әлмәт), 60 кг, Рубин Раджабов (Әлмәт), 65 кг, Роман Спиридонов (Әлмәт), 70 кг, Ислам Закиров (Азнакай), 75 кг, Булат Яруллин (Кукмара), 110 кг, Румил Семкичев (Әлмәт).
Дәрәҗәле исемнәре шактый күп булса да, Ильяс һәрвакыт гади, ихлас, чын кеше булып калды. Дуслары, туганнары, аны белгән һәркем ул бик кешелекле иде дип искә ала. Әти-әнисен хөрмәт итүче, тормыш иптәшен, ике кызын өзелеп яратучы баһадир ир-ат бик иртә якты дөньядан китте. Аңа нибары 43 кенә яшь иде. Быел 2 ноябрьдә Ильяска 46 яшь тулган булыр иде…
Рәмилә Хәмидуллина
Бигрәк тә бай инде бу безнең Бөрбаш авылы бәйрәмнәргә. Бу авылның тагын бер узенчәлекле ягы бар: нинди генә бәйрәм, тантана булмасын, аның ахыры татар көрәше белән тәмамлана. Ни дисәң дә, районыбызда гына түгел, Татарстаныбызда татар көрәшенә нигез салган авыл шул ул. Шуңа да горурланырлыклары да бар. Санап бетермәслек спорт осталары, татар көрәшенең легендаларына әйләнгән Васыйл Гарифуллин, Фидаил Шакировларны республикабызга биргән авыл да бит әле ул. Билгеле, шушы авылдан чыккан бәрәкәтле иганәчеләребез булмаса, аларның исемнәре онытылып та барган булыр иде инде. Ләкин бу игелекле кешеләр үзләренең матур, күркәм эшләре белән аларны һич тә онытырга ирек бирмиләр. Бу урында мин шушы җирлектә бала чагын уздырып, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп һәрдаим авылдашларына ярдәм итүче Нияз Галимуллинны атап узар идем. Шушы егетнең күпме көче кергән социаль-көнкүреш обьектлары капиталь төзекләндерүдән соң икенче сулыш алды. Шуларны төзекләндерү, якын-тирәсен матурлау өчен 8,5 миллион акчасын кызганмаган ул. Аннан тыш, авылның бөтен электр баганаларын алмаштырткан, федераль программага кертелгән 2 км озынлыктагы чаңгы трассасын яктыртуны да үз остенә алган ул. Бер татар көрәшенә генә тугел, күп спорт төренә тиде инде аның ярдәме. Әле генә чаңгычыларыбыз өчен 2 млн.сумлык инвентарь кайтартты Балтачка. Саный китсәң, бик күп әле алар.
Заманында авыл Сабантуйларын үзенең тәкәләре белән сөендереп торудан башлаган егетебез, бүгенге көндә әнә шундый зур ярдәмчебезгә әверелеп куйды. Зур мәһабәт спортзалда шушы игелекле кешебезнең әтисе истәлегенә уздырылучы татар көрәше ярышларын ачу тантанасында районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин үзендә туган уй-кичерешләрен, хисләрен яшереп кала алмады. “Карагыз әле, балалар. Бу безнең өчен дә, сезнең өчен дә зур шатлыклы вакыйга. Бу матур спортзалны капиталь төзеләндерудән соң дип әйтергә тел дә әйләнми, нинди матур зал булган”.
Инде көрәшебезгә килсәк, безнең җирле спорт министрыбыз Рөстәм Заһидуллин, бу ярышны аеруча үз итеп, сабыйлар бәйгесе дип атый. Чыннан да, балалар арасында биһисап куп ярышлар узса да, бу ярыш 6-13 яшьлекләр арасында узучы бердәнбер ярыш. Шуңа да бу ярышта кулына беренче сөлге алучы сабыйны да, бераз шөгыльләнеп, инде көндәшен күтәреп алып аркасына салучы малайны да карап утыру үзе бер гомер. Шуңа да бу көрәшебез килгән кунаклар арасында да зур кызыксыну уятты.
Ниязның хезмәттәшләре, дуслары, Дәүләт Советы депутатлары К. Нугаев, Т.Хадиев, республикабызның чаңгы спорты федерациясе рәисе И.Фәрдиев тын да алмыйча, 2 сәгатькә якын малайларыбыз көрәшен тамаша кылып, урыннарында сикереп утырдылар. Алай гына да түгел, Илшат Шәехович районыбызга 50 данә спорт формасы бүләк итте. Менә шулай матур көрәш карап, рәхәтләнеп бәйрәм итте авыл халкы. “Хәере белән башланган эш, дәвамлы була”, дияргә ярата безнең Рөстәм Рафисович. Шулай гына була курсен.
Инде , Рафил Галимуллин истәлегенә ,2009 елда һәм аннан сонгы елларда туган балалар арасында узган ярышларда районыбызның 20 мәктәбеннән 82 бала арасында чемпион булып танылганнар белән танышып узыйк.Азат Галимов/Арбор-28 кг/, И браһим Аймасов/Бөрбаш-30 кг./, Ислам Галиев/Балтач-32 кг./, Билал Галимуллин/Бөрбаш-34 кг./, Ильяс Галиев/Яңгул-37 кг./, Әдел Морадыймов/Бөрбаш/Бөрбаш-40 кг./,Әхәт Әскәров/Арбор-45 кг./,Сәйдәш Мостафин/Арбор-50 кг/,Раяз Нәбиев/Балтач-55 кг./,Инсаф Миннемуллин/Кукмара-60 кг/,Гаяз Хәбибуллин/Норма-65 кг./ Рамил Фәйзрахманов/Куныр-авыр үлчәудә/.
Нурзада Сәмигуллин, Балтач.