baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Көрәш җене кагылган

Наласа авылын элегрәк җыр аша гына белә идем. Үзем барып күргәч, кешеләре белән танышкач, бу авылның исеме тагын да матуррак яңгырый башлады сыман. Соклангыч кешеләр күп анда! Шундыйларның берсе – Таһир Нотфуллин. Аның тырышлыгы, ярдәме белән балаларда милли көрәшкә карата мәхәббәт уянган, Сабантуйлар гөрләп узган, малайлар ныгып үскән.
Таһир абый 1956 елда Арча районы, Наласа авылында дөньяга килә. Аның әтисе алты баланы яртылаш ятим, хатынын тол калдырып, яшьли бакыйлыкка күчә. Тормыш авырлыкларына карамастан, ана кеше балаларын белемле итәргә тырыша. Эшкә дә батыр, укуга да сәләтле Таһир абый Казанда интернат мәктәптә гыйлем ала. Аны тәмамлагач, заводка токарь булып эшкә урнаша. Аннары Венгриядә армиядә хезмәт итә. Гаиләдә иң олы малай булганлыктан, кайткач, авылда тракторчы булып эшлим, дип уйлаган Таһир абыйны әнисе укырга өнди. Шулай итеп, егет Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегендә белем ала. Инде башка районга юллама белән китәргә торганда, аны үз авылына агроном итеп эшкә чакыралар. Шулай итеп, Таһир абыйны таныш сукмаклары, таныш өянке-каеннары үзенә тартып кайтара.
Уку йортында милли көрәш түгәрәгенә йөргән егет яңа төзелгән мәктәптә балаларны шушы спортка тартырга уйлый. Спорт залы, димәк, мөмкинлекләр бар.
Беркем кушмаган, беркем акча вәгъдә итмәгән килеш, авыл малайларына бер шөгыль булсын дип, Таһир абый көрәш түгәрәген ачып җибәрә. Күпмедер вакыттан соң, авыл советы рәисе үзенең улы белән кызыксына: булдыра аламы, зарланмыймы, дигәндәй. Шунда җитәкче акча түлиләрме дип кызыксына. Үз теләгем белән алынган эш, моның өчен беркемнән акча сорамадым, дигән җавапны ишеткәч, рәис җаваплылыкны үз өстенә ала һәм, шуннан соң Таһир абыйга хезмәт хакы түли башлыйлар.
Күңел кушуы буенча башлаган эше нәтиҗәне озак көттерми: укучылар район күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә призлы урыннар яулый, Сабантуйларда үзләренең көчен күрсәтә башлый.
Ул чорларда Таһир абый егермешәр балалы өч төркемне өйрәтә. Заманалар үзгәргәч, авылларда яшьләр кимегәч, тренер түгәрәген көчәйтеп җибәрү юлларын эзли. Күрше авыллардан балаларны җыеп, спорт залы яхшырак булган Түбән Аты мәктәбенә алып бара. Шул рәвешле, аңа бер көнгә 50-60 чакрым тирәсе юлны үтәргә туры килә. Әнә шундый эшенә фидакарь, балалар өчен тырышып-тырмашып йөрүче кеше ул Таһир абый.
Пенсиядә булуына карамастан, әле һаман да татарча көрәш серләренә төшендерә ул. 36 еллык эш стажы эшен һәм балаларны никадәр яратуы, сабырлыгы хакында сөйли. Таһир абый күрсәткән сукмактан киткән егетләр төрле Сабантуй батырлары да, республика чемпионнары да булган. Шулар арасында Россия чемпионы да бар. Тырышып үстергән агачың татлы җимешләр бирсә, шул җимешләр халыкны сөендерсә, шуннан да зуррак бәхет була аламы икән?

Дания Нәгыйм, «Шәһри Казан»

Безнең батырлар: Васил Гарифуллин

Васил Гарифуллин 1948 елның 12 гыйнваренда Балтач районы Борбаш авылында туган. Көрәш белән ныклап Әлмәт физкультура техникумында укыганда, 1960 елларда шөгыльләнә башлаган.

1968 елда, туган авылына кайтып, Татарстанда беренчеләрдән булып, мәктәп спортзалында балалар һәм яшьләр арасында көрәш секциясен оешытырп җибәрә. Аның шәкертләре арасында зур уңышка беренче Фидаил Шакиров ирешә. Башта ул яшь үсмерләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы булып таныла, 1972 елда унсигез яшьлек егет өлкәннәр арасында Россия чемпионы булып кала.  Фидаил Шакировның бу зур уңышка ирешүгә, көрәшкә тартуга яшьләргә зур этәргеч бирә.

Алдагы елларда аның шәкертләре арасында Хәмит Кәримуллин, Вагиз Фазлиев, Котдус Зарипов, Рафис Шарифуллин, Тәбрис Маннапов, Сәйдәш Максумов һәм башка авыллардан килеп өйрәнгән Дамир Сафиуллин, Рафис Насыбуллин, Рифкат Хусаинов һәм башкалар берниче тапкыр Татарстан белән Россия чемпионы, герой-шагыйрь Муса Җәлил призына берничә тапкыр хуҗа булдылар.

Татарстанның иң дәрәҗәле герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирында 13 тапкыр, шушы Балтач районы көрәшчеләре чемпион булып калдылар. Монда Васил Гарифуллинның тырышлыгы чиксез зур. Ул Борбаш авылыннан ундүрт спорт остасы әзерләде. Ул Татарстан укытучыларының атказанган дигән мактаулы исеменә лаек булды.

Васил Гарифуллин истәлегенә туган ягында көрәш турниры уздырыла.

Безнең батырлар: Максим Васильев

Васильев Максим Петрович 1956 елда 23 ноябрьдә Зәй районының Иске Зәй авылында туган. Татар көрәше белән ныклап хәрби хезмәттән соң шөгыльләнә башлый. Аның зур көрәшче булып формалашуында Илфат Имамеев белән физика һәм математика укытучысы Исмәгыйль Баязитов кебек тренерларының роле зур.

Исмәгыйль Баязитов Зәй көрәшчеләре арасында аерым урын алып тора. Ул 1972 елда герой-шагыйрь Муса Җәлил призын 80 кг көрәшчеләр арасында беренчелекне алды. Зәй сабантуйларында алты тапкыр батыр калды. Чаллы сабантуенда авыр үлчәүдә дөнья чемпионы Хәбил Бикташевны отып, аны бүләксез калдырды. 1980 елда үз машинасы белән автомобиль һәләкәтенә эләгеп улә.

Максим Васильев Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлады. Татарстан күләмендә үткәрелә торган ярышларда һәм турнирларда егерме биш ел дәвамында бил алышты. Герой-шагыйрь Муса Җәлил призына өч тапкыр, Татарстан чемпионлыгына өч тапкыр һәм Россия чемпионы дәрәҗәсенә ике тапкыр иреште. Әлмәттә уздырыла торган халыкара турнирда җиңүче булып калды. Ул бик күп тапкырлар Зәй һәм Чаллы районы сабантуйларының җинүчесе. Шулай ук якын-тирә районнарда – Сарман, Мөслим, Тукай һәм Түбән Кама сабантуйларында бик күп тапкыр батыр булып таныла. Ул көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы.

Бүгенге көндә алтмыш биш яшендә, Зәй районында агрофирма җитәкчесе булып эшли.