baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Безнең батырлар: Гакиф Борһанов

Борһанов Гакиф Акмал улы 1949 елда Түбән Кама авылы Кызыл Чапчак авылында туган.

Мамадышта физкультура укытучылар әзерләү курсларын, аннары Әлмәт физкультура техникумын, һәм соңыннан Казан дәүләт педагогик физкультура тәрбия факультетын тамамлаган.
40 ел үзенең туган авылында балаларга физкультура тәрбия бирү дәресләрен алып барган. Авыл спортчылары арасында штанга күтәрү ярышларында, һәм татарча көрәш ярышларында Гакиф Борһанов 20 ел давамында гел көчлеләр арасында булды.
Татарча көрәш буенча иң дәрәҗәле герой шагыйрь Муса Җәлил турнирында, 60 кг категориясындә 6 тапкыр җиңүгә ирешә, 4 тапкыр икенче урынны һәм 3 тапкыр өченче урынны яулый. Шулай ук татарча көрәштә 1 тапкыр Россия чемпионы һәм 2 тапкыр Татарстан чемпионы була. Авыл Сабан туйларында күп булмаса да 10 тапкырдан артык тәкә алган.
Штанга күтәрү ярышларында 3 тапкыр үз үлчәү категориясындә Татарстан Республикасында җиңүгә ирешә, гер күтәрү буенча 9 тапкыр Республика чемпионы була.
Бүгенге көндә туган авылында яши, лаеклы ялда.

Абсолют батырга көтмәгәндә фатир!

Әлеге Авыл көненә анонс ясаганда, анда абсолют батырга ниндидер зур бүләк каралмаган иде. Әмма шулай да баш батырны зур бүләк көтә дип язып куйдым. Чынга ашты бит тәки!

Һәрбер татар авылыннан нинди дә булса танылган, атаклы һәм бай кешеләр чыга. Юк дисәләр дә, бар андыйлар һәрбер авылда. Кемдер күренә, халык аны күрә, чөнки аваз салган туган төбәге өчен аз гына түгел, күп нәрсәләр эшли андыйлар. Күренмәгәннәр күренми, күренмәскә тырыша да әле. Андыйлар авыл чараларыннан кача, булган акчасын «буш»ка сарыф итәсе килми. Ә менә Әлки районының Югары Әлморза авылына бу яктан бәхет елмайган. Чөнки якташлары Рамил Исмәгыйлев Себердә зур оешманы җитәкли. Авылы өчен шактый тырыша икән.

Бу ялларда аның тырышлыгы белән уздырылган Авыл көне — шуның ачык мисалы. «Тегене ясады», «монда ярдәм итте», «кара инде, авылдашларны да җыйды бит, шөкер», дигән сүзләрне шактый ишеттем монда. Ә бит ул да еракта — кем әйтмешли, Себерендә рәхәтләнеп тыныч кына, «вак-төяк» проблемаларга кысылмыйча гына яши алыр иде. Җитмәсә, Авыл көнен уздыруга үзенең Татарстандагы һәм Россиянең башка төбәкләреннән дусларын да җәлеп иткән. Афәрин! Әнә шундый дусларының берсе соңрак көрәш бәйгесендә баш батыр исемен яулаган көрәшчегә зур бүләк тә ясады әле.

Моның кадәр халыкны, моның данлыклы көрәшчеләрне күргән бар идеме икән әле бу авылның? Юктыр. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, ТР Атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов авторитеты җыйды аларны бирегә. Шул исәптән, мине дә. Баксаң, ул да Рамил әфәнденең дусты икән. «Раилне дә чакырдым» дигән иде Хәлил Хәмитович бәйрәмгә чакырганда.

Раил Нургалиев килмәде килүен, әмма егетләрнең шәпләре җыелган иде бирегә. Текә машиналарда текә егетләрне күргәч шатланып та куйдым әле. Үзебезнекеләр бит, татар егетләре, татар көрәшчеләре. Алабуга, Чаллы, Сарман, Теләче, Казан… Әлбәттә, Әлкинең үз көрәшчеләре дә. Зур мәйданнарда соңгы араларда күренми башлаган Алмаз Хәмидуллин да биредә авторитет икән. Иртәрәк китте дип уйласам да, район, авыл Сабан туйларында әле дә көрәшә, тәкәләр яулый икән.

Әлбәттә, көрәшне тиз генә бетереп, Фирдүс Тямаев һәм аның командасын рәхәтләнеп тыңлар, биер идек. Әмма биредә бәйгене «круговой» ясарга карар кылдылар. Дөрес эшләделәр. Халык рәхәтләнеп көрәш тә карады, әле җырчы, әле алып баручы, әле полиция хезмәткәре ролен башкарган Фирдүсне дә ишетеп хозурланып утырды. Баш батыр Эльдар Хәмитов аңа рәхмәтле дә булырга тиеш әле. Легендар Хәбил Бикташев үзенең бер дусты абсолют батырга Самарадан бер бүлмәле фатир бүләк итәчәк дигән әллә шаяру, әллә җитди сүзен, Тямай бәйге дәвамында искә төшереп торды. Фатир булырмы, юкмы — анысын Эльдар безгә хәбәр итәр әле, Аллаһы боерса.

Җиңүчеләргә килгәндә, лаеклылар җиңде. 70 кг.га кадәр авырлыкта Ислам Фәлаховка (Алабуга) тиңнәр табылмады. Икенче урында — Илнар Закиров (Чистай), өченчедә — Алмаз Хәйруллин (Әлки). 85 кг.га кадәр авырлыкта Ренас Кәлимуллин — беренче, Азат Габдрәшитов — икенче, Алмаз Хәмидуллин (Әлки). 85 кг.нан авыр үлчәүдә чемпион һәм ахыр чиктә баш батыр — Эльдар Хәмитов, икенче урында — Ранис Гыйләҗетдинов (икесе дә Чаллыдан) һәм өченче урында — Илмир Төхвәтуллин (Казан).

Абсолют батырга фатир биреләсен белгән булсалар, бирегә бөтен Татарстан, Россия, дөнья чемпионнары да җыелыр иде бәлки, ләкин… Барыбер бу якларда бу кадәр көрәш бомондын күргәннәре юк иде әле.

Балтач районында Чишмә бәйрәмендә дә көрәшәләр

Шимбә көнне Балтач районында тагын зур бәйрәм узды — Чишмә бәйрәме. Аның кысаларында татарча көрәш буенча яшьләр арасында бәйге дә үтте.

Бәйрәмдә ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров та катнашты. Көрәшебезне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ул республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка Рәхмәт хаты тапшырды.

Көрәш 2009 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында үтте.

Ике тәкә дә Кукмара егетләренә китте. Миннимулин Инсаф (Яниль авылы) һәм Ибатуллин Маулит (Сәрдек авылы) ия булды тәкәләргә.