baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Алькеевский район Татарстана — родина легендарного борца

Исполнительный директор Федерации корэш РТ посетил Алькеевский район Республики Татарстан. В районе работают 10 тренеров корэш и секции открыты во всех школах, что говорит о высоком уровне развития вида спорта.

В продолжении визита Марсель Тагиров посетил деревню Алпарово — родину легендарного борца, многократного батыра сабантуев, 4-х кратного чемпиона турнира им. Мусы Джалиля, 5-ти кратного чемпиона международного фестиваля спорта, посвященного Дню Республики Татарстан 90-х годов, заслуженного мастера спорта РТ Рашида Самигуллина.
Марсель Тагиров выразил почтение и благодарность титулованному спортсмену за большой вклад в развитие корэш и всестороннюю спонсорскую поддержку вида спорта. «Имена таких спортсменов и меценатов как Рашид Самигуллин вписаны золотыми буквами в историю корэш» — сказал Тагиров.

ТР Көрәш федерациясенең башкарма директоры Татарстан Республикасының Әлки районында булды. Районда 10 көрәш тренеры эшли, секцияләр барлык мәктәпләрдә дә ачык, бу спорт төренең югары дәрәҗәдә үсеш алуы турында сөйли.

Марсель Таһиров визит дәвамында легендар көрәшче, күп тапкырлар Сабантуй батыры, 4 тапкыр Муса Җәлил исемендәге турнир чемпионы , Татарстан Республикасы көненә багышланган халыкара спорт фестиваленең 5 тапкыр чемпионы, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Рәшит Сәмигуллиннын туган авылы — Алпар авылында булды..

Марсель Таһиров көрәш үсешенә зур өлеш керткән һәм спорт төренә һәрьяклап иганәчелек ярдәме күрсәткән танылган спортчыга мактау һәм рәхмәт сүзләре белдерде. » Рәшит Сәмигуллин кебек спортчыларның һәм меценатларның исемнәре көрәш тарихына алтын хәрефләр белән язылган», — диде Таһиров.

Рабочий визит в Ютазинский район

Исполнительный директор Федерации корэш РТ с рабочим визитом посетил Ютазинский район Республики Татарстан. Это один из 8 районов Республики, который не принял участие в Чемпионате Татарстана 2021 года.

Марсель Тагиров встретился с главой района и на рабочем собрании обсудил вопросы развития поясной борьбы корэш. В частности было принято решение об открытии секций корэш в большинстве школ района и принятии участия в следующем Первенстве и Чемпионате Республики.

ТР Көрәш федерациясенең башкарма директоры эш визиты белән Татарстан Республикасының Ютазы районында булды. Бу Республиканың 2021 елгы Татарстан чемпионатында катнашмаган 8 районының берсе.

Марсель Таһиров район башлыгы белән очрашты һәм эш җыелышында билбау көрәшен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, районның күпчелек мәктәпләрендә көрәш секцияләрен ачу һәм киләсе беренчелектә һәм республика чемпионатында катнашу турында Карар кабул ителде.

Зеленодольский район Республики Татарстан

Марсель Тагиров посетил Зеленодольский район Республики Татарстан, где встретился со спортивной общественностью района и обсудил вопросы развития корэш.

В 70-80-х годах Зеленодольский район был «кузницей» выдающихся спортсменов, которые активно боролись и побеждали на республиканских соревнованиях. Отсюда родом такие спортсмены как Динар Халилов, Эгзам Губайдуллин, Фарит Шайхутдинов, Ильдар и Ильгиз Гайнуллины, Гусман Хусаинов и многие другие.

На сегодняшний день вид спорта корэш в районе курирует именитый зеленодольский спортсмен, многократный батыр сабантуев, чемпион России и мира по корэш, мастер спорта международного класса Фирдус Зайнуллин.

Численность занимающихся корэш в районе достигает 80 человек и стабильно растет. 29 января 2022 года в Зеленодольском районе пройдет Первенство Республики Татарстан среди юношей.

Марсель Таһиров Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында булды, анда районның спорт җәмәгатьчелеге белән очрашты һәм көрәшне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

70-80 елларда Яшел Үзән районы республика ярышларында актив көрәшкән һәм җиңгән атаклы спортчылар туган ягы дип танылды. Район горурлыгы булып Динар Хәлилов, Әгъзам Гобәйдуллин, Фәрит Шәйхетдинов, Илдар, Илгиз Гайнуллин, Госман Хөсәенов һәм башка бик күп спортчылар була.

Бүгенге көндә районда көрәш төре белән танылган Яшел Үзән спортчысы, күп тапкырлар Сабантуй батыры, көрәш буенча Россия һәм дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Фирдүс Зәйнуллин җитәкчелек итә.

Районда көрәш белән шөгыльләнүчеләр саны 80гә җитә һәм тотрыклы рәвештә үсә. 2022 елның 29 гыйнварында Яшел Үзән районында егетләр арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узачак.