baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Зәйне таныткан көрәшче-остаз

Зәйдә спорт, аеруча милли көрәш ветераннары игътибарда. Зәйнең спорт- сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча Татарстанның атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә яшүсмерләр арасында бил алыш оештырылды. Анда Зәй шәһәре һәм район авыллары көрәш түгәрәгенә йөрүче яшүсмерләр бил алышты.
Мәрхүм спорт ветераннарын искә алу — яхшы фал. Бил алышка атаклы тренерның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, шәкертләре килде. Турнирда кечкенәдән спортка, көрәшкә мөкиббән булган Азат Әхмәтбаевичның спортка килү, тренерлык хезмәте ассызыклап бәян ителде, хезмәттәшләре, спорт ветераннары, шәкертләренең аның турында әйтер сүзе күп булды.
Азат Хәйруллин Әлмәт физик культура техникумының көрәш бүлеген тәмамлагач, Сармашбаш урта мәктәбенә физик тәрбия укытучысы булып эшкә кайта, соңыннан ул әлеге хуҗалык җитәкчесе була. Шул рәвешле тренер-җитәкче Сармашбашта көрәш традициясендә матур эз калдыра.

Сармашбаш — электән Сабантуй батырлары белән данлыклы авыл. 50 ел элек сафка баскан мәктәптә көрәш  ныклы үсеш ала. Милли көрәш буенча Татарстанның атказанган тренеры Азат Хәйруллин тулы бер буын көрәшче, остаз үстерә. Алар – грек-рим көрәше буенча халыкара турнирлар чемпионнары Илсур һәм Мансур Минһаҗевлар, әлеге көрәш буенча СССР спорт мастерына кандидат Рафис Сабитов, «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» Сирин Сәлахов,  «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт отличнигы» Айрат Минһаҗев һәм Тәнзилә Садыйкова. Алар сафына спорт осталарына кандидатлар, спортның башка төрләреннән уңышлы чыгыш ясаучыларны да өстәсәң, тулы бер исемлек булыр иде. Ул елларда авыл спорт бәйгеләреннән кайнап торып, бер гаиләдән хәтта өчәр бала ярышка йөри. Ир балалар – көрәшнең төрле төреннән, кызлар билбау көрәшеннән дәрәҗәле турнирларда уңышлы чыгыш ясый. Иң мөһиме яшьләргә  шешә «тәгәрәтергә» вакыт та, форсат та булмый.  
-Турнирлардан беркайчан урынсыз кайткан булмады, Әлмәткә бил алышка бару өчен Бохарайга сигез чакрым җәяү бара идек, — ди Айрат Минһаҗев.
Бернәрсә дә буш урында тумый, билгеле. Бу уңыш-казанышлар артында күпме хезмәт, тырышлык, борчулы йокысыз төннәр тора.
Азат Хәйруллин Зәйдә тренерлык эшчәнлеген дәвам итеп, биредә дә атаклы көрәшчеләр үстерде, алар — Зәй, Чаллы, Казан Сабантуйлар батырлары. Шәкерте Максим Васильев өч мәртәбә Россия чемпионы, өч мәртәбә Муса Җәлил истәлегенә узган турнир чемпионы, бер мәртәбә Татарстан чемпионы, Татарстанның атказанган спорт остасы. Көрәшче тугыз мәртәбә Зәй Сабантуее батыры булды.
Күп көрәшче үстергән Сармашбаш мәктәбендә санаулы укучы булса да, көрәш түгәрәге эшчәнлеген дәвам итә. Аны башта Сирень Сәлахов җитәкләде, хәзер исә түгәрәкне үзе дә көрәшче Азат Кашапов алып бара.
Азат Әсгатович мәктәп, шул исәптән көрәш традициясен саклап калу максаты белән яна, клубта авыл көрәше, көрәшчеләргә багышланган күргәзмә-экспозиция оештырылды.
Көрәш ул — халыкның яшәү көчен, кыюлыгын, батырлыгын күрсәтә торган спорт төре.
Азат Кашапов әйтүенчә, авылның көрәш традициясе яшь буынны яңа җиңүләргә рухландыра икән.
Рәзимә Кашапова.

Изге Рамазан аенда — затлы, мәгънәле ярыш

27 март көнне “Батыр” спорт комплексында якташыбыз, танылган эшмәкәр, көрәш буенча республикабызның спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов иганәсенә “Зилант” спорт клубы Кубогына 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында көрәш турниры булып үтте. 

“Зилант” — яңа спорт мәктәбе
Элегрәк әлеге ярыш дүрт ел рәттән Расих Әхмәт улы призына үткәрелгән булса, хәзер исә ул узган ел азагында  Казанда оештырылган “Зилант” спорт мәктәбе Кубогына үткәрелде. Бүген “Зилант” спорт мәктәбендә 4 түгәрәктә 8 тренер эшли. Һәм насыйп итсә, “Батыр”да үткәрелә торган ярыш алдагы елларда да үткәрелер, озын гомерле ярыш булыр дигән ышаныч бар. Тагын бер күңелле яңалыкны әйтеп китмичә булмый, берничә көн элек Расих Әхмәт улы Габдрахманов Казан шәһәре көрәш Федерациясе Президенты итеп сайланып куелды. Котлыйбыз! Аңа киләчәк эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Колач җәя бара 
Быелгы ярыш күләме һәм оештырылышы ягыннан алдагыларыннан күпкә масштаблырак, затлырак, мәгънәлерәк, зур тәрбияви көчкә ия һәм яшь көрәшчеләрнең генә түгел, тамашачыларның дә исендә калырлык булды.

Беренчедән, ул катнашучыларның күплеге, районнарның географиясе зураюы белән истә калачак. Моңа укучыларның язгы каникулда булуы да, һәр көне бәйрәмгә тиң Рамазан ае баруы да ярдәм итми калмагандыр. Санарга кул бармаклары гына да җитмәс. Бил алышырга дип яшь батырларыбыз Саба, Кукмара, Арча, Сарман, Азнакай, Лаеш, Балык Бистәсе, Әтнә, Питрәч, Теләче, Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарыннан, Марий Эл Республикасы белән Ульяновск өлкәсеннән үк килгәннәр. Шунысы сөенечле, һәр командадан да лаеклы көрәшүчеләр бар. Димәк, татарча көрәшнең киләчәге зур. Күргәнебезчә, аның белән кайда да, бигрәк тә милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдә аның белән теләп, яратып шөгыльләнәләр. Көрәшчеләрнең дә берсен алып, берсен куеп булмый. Һәркайсы зур әзерлек белән килгән. шулай да үз үлчәү авырлыкларында батыр булып калган малайлар һәм егетләрнең исем-фамилияләрен атап үтмичә булмый. Менә алар: Әскар Сафин (Лаеш), Самир Ахунов (Арча), Аяз Фәйзрахманов (Арча), Ильяр Мөхәммәтшин (Әтнә), Камил Габдрәфиев (Лаеш), Әнгам Мөхетдинов (Арча), Илдан Гыйниятуллин (Теләче), Инсаф Зарипов (Казан) һәм Ильмир Вәлиевлар (Теләче).
 
Тугыз чемпион — тугыз өмет
Үз үлчәү авырлыкларында чемпион  булып танылган малайларга, егетләргә ымсындыргыч бүләк тә бар иде. Хәзер аны заманчалаштырып мотивация диләр. Тугыз чемпион арасында велосипед уйнатылды. Ул яшь көрәшчеләрне генә түгел, барча тамашачыларны да кызыктырып 55 килорграммга кадәр үлчәү авырлыгында батыр калган районыбыз егете Илдан Гыйниятуллинга чыкты. Уенны Казаннан яшь батырларыбызны сәламләргә кайткан ярышның мәртәбәле кунагы Татарстан Республикасы көрәш Федерациясе Башкарма директоры Марсель Шәрипҗан улы Таһиров уйнатты. Яшь көрәшчеләрне бүләкләү тантанасы да аның белән муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин катнашында узды.

Динле-денле балалар үсә
Соңгысы ярышларны районыбыз имам-мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм Корьән хафизлар белән тантаналы рәвештә ачып, көрәшчеләребезгә уңышлы һәм имин бәйгеләр теләгән иде. Нәкъ менә ярышларны ачу тантанасында ул ярышларның сәбәпчесе һәм иганәчесе  Расих Әхмәт улы Габдрахаманов белән килешенеп, Изге Рамазан ае баруын да исәпкә алып, көрәшче малайлар һәм егетләр арасында Корьән уку бәйгесе үткәреләчәге турында игълан итте. Шунысы сөенеле, яшь батырларыбыз арасында изге китабыбыз-Корьәнне һәм күп төрле догаларны яттан белгән малайлар, егетләр күп булып чыкты. Унбишләп малай һәм егет ярышны оештыручылар тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Ә иң-иңнәргә, ягъни беренче өч урынны яулаганнарга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар: беренче урын иясе — Казан шәһәреннән Рамил Фазылов, икенче урында — Яшел Үзәннән Йосыф Латыйпов һәм өченче урында  районыбызның Баландыш авылыннан Ибраһим Хәйретдинов. Бүләкләү тантанасыннан соң бәйгенең җиңүчесе Рамил Фазылов Корьән хафизлар кебек колакларыбызны матур догалары белән иркәләде.

Көндәшлек бик зур
Көрәшкә килсәк, ул бик киеренке һәм мавыктыргыч барды. Командалар арасындагы беренчелек өчен дә көрәш бик киеренке шартларда бара. Аеруча Сарман, Балык Бистәсе, Питрәч, Лаеш, Казан шәһәре районнарыннан, Марий Эл Республикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән килгән яшь көрәшчеләрнең әзерлекләре бик яхшы иде. Командалар арасында көндәшлек бик зур булса да, беренчелек районыбызның яшь көрәшчеләренә бирелде. Алар Кубок һәм шәхси эшмәкәр Илдар Фәрит улы Фазылҗанов тарафыннан әзерләнгән символик бүләк — тәкә белән бүләкләнде. Үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган яшь көрәшчеләргә Кубок, Мактау грамоталары һәм акчалата призлар тапшырылды.

Көнгә күңелле йомгак
Ярышлар тәмам булгач, Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә Расих Әхмәт улы Габдрахманов иганәсенә ярышның мәртәбәле кунаклары, тренерлар һәм яшь көрәшчеләр өчен Ифтар мәҗлесе үткәрелде. Алар арасында бүген татарча көрәш дөньясында фаворитлар булган Раил Нургалиев, Ренас Кәлимуллин, Мөнир Галләмов, Лениз Абдуллин, Илшат Идиятов һәм Илшат Фазылҗанов кебек батырларны күрергә мөмкин иде.

Мәҗлес районыбыз имам-мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевның зур тәрбияви көчкә ия булган үтемле вәгазе, Корьән аятләре һәм догалары белән башланып китте. Бу уңайдан ул: “Монысы бик күркәм һәи изге гамәлләр белән үткән бүгенге көнгә күңелле йомгак”, — дип белдерде.

Фәнил Нигъмәтҗанов, «Теләче информ»

Фотолар биредә

Безнең батырлар: Ринат Хәйретдинов

Ринат Фоат улы Хәйретдинов 1985 елның 29 мартында Балтач районының Арбор авылында дөньяга килә. Абыйлары Айнур белән Айдарга ияреп мәктәптәге көрәш түгәрәгенә йөри башлый. Остазы – Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гобәйдуллин.

7 тапкыр Татарстан чемпионы (2007, 2008, 2010, 2011, 2012, 2013, 2015). Күп тапкырлар Россия чемпионы һәм Муса Җәлил турнирларының җиңүчесе. Татарстанның атказанган спорт остасы.

2007 елгы Татарстан чемпионатында татар көрәше тарихына кереп калырлык вакыйга булды: төрле авырлык категорияләрендә ике бертуган чемпион исемен яулады. 75 килограммга кадәр авырлыкта Ринат Хәйретдинов җиңүгә ирешсә, 90 килолылар арасында абыйсы Айдар Хәйретдинов чемпион калды. Республика чемпионатларында 8нче җиңүен яулап, Айдар шул ук елны көрәштән китте дә. Ә Ринатның әле уңышлары алда иде.

Әйе, Фоат абый белән Гөлсинә апаның өч улы да яшьтән үк бил алышып үсәләр. Заманында «Татарстан яшьләре» газетасы призын откан иң олы малай Айнур, тора-бара фән дөньясына кереп китеп, көрәшүен ташлый, ә менә Айдар белән Ринатны көрәш тарихына чемпионнар булып кереп калалар. Һичшиксез, уллары көрәшкәндә бер генә рәсми ярышны калдырмаган, үзе дә Сабан туйлары батыры булып танылган Фоат абый да, Гөлсинә апа да уллары белән чын мәгънәсендә горурланалардыр. Бөтен республикага, Россиягә, хәтта ки дөньяга танылган батырлар тәрбияләп үстергән гаиләдә башкача була да алмыйдыр.

Батырның да төрлесе була дигәндәй, Айдар да, Ринат та келәмдә үз үзләрен тәртипле, тыйнак, хәтта ки зыялы итеп тотулары белән дә үрнәк булып тордылар. Монысы да гаиләдәндер. Шул ук вакытта чемпионнар тәрбияләгән остазлары Дамир абый Гобәйдуллин турында да әйтмичә ярамый. Гомерен авылга, мәктәпкә, көрәшкә багышлаган Дамир абый үзе дә нәкъ менә шәкертләре кебек бит. Атлас Гафиятов язганча, “аз сүзле, әмма әйтсә берәгәйле итеп җиткерә белүче Дамир абыйлары малайларны җиңәргә генә түгел, ә кайчакларда җиңелә белергә дә өйрәтә. Чөнки белә: көрәшче тормышы гел җиңүләрдән генә тормый”. Ринатка да спорт остасы, аннан атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә ирешү өчен бик күп тир түгәргә туры килде. Ул бил алышкан 75, 80, 85 килолы үлчәүләрдә көчле көрәшчеләр җитәрлек иде: Хафиз Вәлиев, Илшат Идиятов, Марат Нәҗмиев, Руслан Касыймов, Ришат Гайнетдинов, Айвар Билалов һ.б. Бу егетләрнең һәркайсы теләсә кайсы ярышны бизи.

Ринат Хәйретдинов Казан дәүләт педагогика университетының физик тәрбия факультетында белем ала. Аңа да Вакыйф Дәүләтшин җитәкчелегендә белем алырга, көрәш серләренең “аз”ларын алырга насыйп була. Хәтерләсәгез, әлеге уку йорты татар көрәшенә һәрвакыт шәп көрәшчеләр биреп килде, бигрәк тә, Ринат Абзалов – декан, Вакыйф Дәүләтшин һәм башкалар тренер булган чорларда көчле иде алар.

Хәйретдиновларда җирсү хисе, туган якка бирелгәнлек, туган төбәгеңне ярату көчле. Ринат та уку йортын тәмамлауга Балтачка кайтып китә. Шул дәвердән ул балалар белән эшли башлый. Көрәш дөньясында Балтач төбәге данының һәрвакыттагыча югары булуда аның да роле әйтеп бетергесез. Хәзер инде аның шәкертләре республика, Россия, дөнья чемпионнары булып таныла. Тренер дигәннән, Ринат шулай ук тыныч остаз, кирәксә-кирәкмәсә дә шәкертләренә кычкырып, балаларның күңелен төшерми. Кагыйдә буларак, остазлары нинди, шәкертләре дә шундый. Шуңа күрәдер бәлки Балтач егетләре келәмдә булганда тынычлык хөкем сөрә, оятсыз сүзләр, хөкемдарлар белән тәртипсез аралашулар күзәтелми.

Ринат Хәйретдинов дигәннән, күңелдә һаман бер уй йөри. Нигә безнең көрәштә, башка спорт төрләрендәге кебек үк, зур спорттан китү хөрмәтенә көрәшләр оештырылмый икән? Ринат та китте кинәт кенә келәмнән, арыгач, зур җиңүләр яулангач, отулар инде сирәгәйгәч. Рузил Ганиев, Нәфис Миңнебаев, Ранил Габдрахманов, Азат Нурмөхәммәтов һ.б. да шулай ук көрәшүдән туктадылар. “Саубуллашу матч”лары уздыру шәп идея бит?!

Радик Сабиров, «Шәһри Казан»