baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Күңелләрдә өмет бар әле

Һай, булдырды бит, егетләребез… Авыл хуҗалыгы академиясенең «Тулпар» спорт Сараенда 2002-2003 елгы егетләребез Татарстан беренчелегендә лаеклы рәвештә җиңу яулап, күңелләребездә сүнеп барган өмет чаткыларын кабат тергезеп җибәрделәр.

Соңгы вакытларда мондый җиңүләребез бик көттереп кенә килә торган вакыйгага әйләнеп бара шул.

Инде, бу бәйгедәге бил алышкан көрәшчеләребезгә килсәк, Чепьядан Ильяс Йосыповның /60 кг./, Смәелдән Илгизәр Галимуллинның /85 кг./ — икенче, Нормадан Әдел Фазылҗановның /85 кг/, Аланнан Инсаф Хәйруллинның /90 кг./ — өченче, ә инде Чепьядан Рөстәм Сираҗиевның /100 кг/ пьедесталның иң югары баскычына күтәрелүе командабызның беренчелеккә чыгуына бернинди шик калдырмады. Хәер, бу җиңү минем беренче әйләнешнең протоколына күз төшерүгә күңелемә килгән иде инде. Уйлануларым рас килде дә куйды, бит, рәхмәт төшкересе.

Кабат, сүнгән өмет чаткыларына кире әйләнеп кайтып, үткән атнада үзенең бертуган Хәйретдиновлары белән дан тоткан Арбор авылында 2005 елда туган балалар арасында узган сезон ачылышы ярышыннан бераз кәефсезләнеп кайтырга туры килгән иде. Хәтта берничә көн кулга каләм аласы да килмәде.

Юк, бу кәефсезләнү традицион ярышны өч дистә елга якын уздырып килүче «Арбор » җәмгыяте, мәктәп җитәкчелекләренә бөтенләй кагылмады. Тырышалар алар, афәриннән башка сүз юк аларга. Сәбәпләре башкада булып чыкты.

Соңгы вакытта бөтен ил буенча барган демографик вәзгыть үзен нык кына сиздерә башлады. Көрәшчеләребез саны кимүгә китте. Заманында үзенең көрәшчеләре белән дан тоткан Яңгул авылында үсеп килүче буын белән шөгыльләнергә ник бер тренер табылсын. Ничарадан-бичара бу эш белән шөгыльләнүне Балтачтан йөреп эшләргә Илшат Корбановка йөкләргә туры килде. Билгеле, авырга киләдер остазыбызга. Әле бит ул Алан, Бөрбаш балаларын да шөгыльләндерә. Аннан тагын бер проблема, балалар шөгыльләнеп тә, район ярышына йөрми башладылар. Менә бу ярышка да Яңгулдан ник бер бала килсен. Әти-әниләр белән дә эшләү җитмиме шунда…

Ни дип уйларга да белмәссең инде. Югыйсә, төбәкләребездә нинда генә ситуация тумасын, барысын да вакытында хәл итеп барабыз шикелле. Район башлыгының, үзе танылган көрәшче буларак, район башкарма комитет җитәкчесенең дә даими булышлыгын тоеп яшибез, югыйсә. Яңа сайланган федерация рәисе дә гел эзләнүдә, уйлануда инде.

Инде ярышыбызга килсәк, гадәттәгечә матур узып китте ул. Ел буе барган ярышларның нәтиҗәсе буенча быел җәмгыять тарафыннан куелган сәпидкә Әхәт Әскаров лаек булды. Әхәттән бигрәк әтисе сөенде әле аның бу олы бүләгенә. Үзләренең яулаган дан шөһрәтләрен югалтмыйча саклап киләләр арборлылар, рәхмәт аларга.

Инде җиңүчеләр белән дә танышырга вакыт җитте, кебек 36 килограммга кадәр авырлыкта- Рузәл Галимуллин /Смәел/, Билал Галимуллин /Бөрбаш/, Ислапм Галиев /Балтач/, Ирек Бикбов /Чепья/. 40 кг. да- Ильяс Нәбиев /Смәел/, Тимур Пыстин /Малмыж/, Рәсул Шәйхиев /Арбор/, Алмаз Хафизов /Нөнәгәр/. 45 кг. да- Ильяс Галиев /Иске Йорек/, Айнур Рәхимов /Чепья/, Зөфәр Галиев /Балтач/, Данияр Мәннапов /Салавыч/. 50 кг. да- Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Кәрим Фазылҗанов /Норма/, Әхәт Әскаров /Арбор/, Кәрим Гарифуллин /Норма/. 55 кг. да- Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Сәйдәш Мостафин /Арбор/, Мөхәммәт Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Дмитрий Никифоров /Чепья/.60 кг. да-Ислам Бурашов /Нөнәгәр/, Ислам Йосыпов /Чепья/, Газинур Гарипов /Смәел/, Аяз Йосыпов /Пыжмара/.65 кг. да- Әлфис Галимов /Бөрбаш/, Ильяс Йосыпов /Чепья/, Кәрим Гарипов /Арбор/, Айзат Апанов /Салавыч/.70 кг. да- Данил Емелин /Смәел/, Айнур Гарифуллин /Норма/.75 кг. да- Рәнис Зарипов /Чепья/, Аяз Хәйретдинов /Балтач/. 80 кг. да- Фидан Гарифуллин /Норма/, Ильяс Шакиров /Арбор/, Юныс Әхмәдиев /Смәел/, Фәнил Закиров /Норма/.90 кг. да-Равшан Галиев /Смәел/, Сөләйман Галимуллин /Балтач/, Әмир Йосыпов /Нөнәгәр/.90 кг. нан югары-Кәрим Низамов /Арбор/.

Нурзада Сәмигуллин, «Хезмәт» газетасы

Җиңүчегә — 500 000 сум! Икенче урынга — 400 000 сум!

Татарстанның көрәш федерациясе командалар беренчелегендә алдынгылык өчен көрәшү өчен шәп мотивация булдырды. Ел нәтиҗәләре буенча федерациянең көрәш календаренә кертелгән барлык ярышларында алдынгы урыннарны яулаган командаларга саллы гына акчалата бүләк фонды булдырылган. Димәк, беренче урынны яулаган команда — 500 мең, икенче урынны яулаган команда — 400 мең, өченче урынны яулаган команда — 300 мең сумга ия булачак. Дүртенче-бишенче урынны яулаган командаларга 250шәр мең сум каралган. Моннан тыш, узган көрәш сезоны белән чагыштырганда нәтиҗәләрен яхшырткан 3 командага 100әр мең сум акчалата бүләк тапшырылачак.

«Айсафны онытмаучылар барында турнир да дәвам итәр»

Саба районы Иләбәр авылы  янындагы Сабантуй мәйданчыгында махсус хәрби операция зонасында хезмәт  бурычын  үтәгәндә һәлак булган полиция  капитаны Айсаф Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде.  «Милләтеңнең якты кояшы син» дип исемләнгән бәйгедә  Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Мамадыш районнары спортчылары  катнашты.

Ярышларның ачылышына Айсафның көрәшче әтисен, гаиләсен, туганнарын  хөрмәт итеп республика  спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, республика буенча  Эчке эшләр министрлыгының  миграция мәсьәләләре буенча   җитәкчесе урынбасары Антон Губачев, Балтач районы башкарма  комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм башкалар   килде.

Айсаф Айдар улы Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе  иде.   Вазифасын күңел биреп башкарды, эшендә билгеләнгән  максатларга ирешүне бурыч итеп  куйды.

“Айсаф әтисенә ияреп, көрәш белән шөгыльләнде, яшьтән  спорт белән тәрбияләнде һәм   алдагы тормышында  чын ир-атларга  хас   хезмәт  юлын   сайлап,  ахыргы  көненә  кадәр Ватан  алдындагы  бурычын  үтәде. Барлык сыйфатлары белән  дә чын мәгънәсендә үсеп   килүче  буынга  үрнәк итеп  куярлык  егет  иде. Ул безнең хәтерләрдә шулай  сакланып   калды. Сез дә  спорт белән чыныгасыз,  татар  көрәше дәвамчылары барында  киләчәгебез  өметле. Бу  ярыш та традициягә керер китәр,  яшь батырларны  үзенә тартыр”,– диде  үзенең  чыгышында башкарма  комитет җитәкчесе Марат Ишниязов.

Хәлил Шәйхетдинов та  шушы  фикерге  куәтләде. “Миңа инде турнирны төп оештыручының Айсафның  күршесе Алмаз булуын әйттеләр. Спонсорлар  күп табылган. Алмаз,  сезгә зур рәхмәт. Айсафны онытмаучылар барында турнир да дәвам итәр”,– диде  ул. Чыннан да, Айсафның якын дусты, «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зариповның идеясен район  башлыгы  Рәис Миңнеханов та хуплап  алган һәм хәер-фатыйхасын  биргән. Ил  төкерсә,  күл  җыела дигәндәй, 25ләп  спонсор (алып  баручы Ленар Биктимеров аларның исемнәрен мәйданда ике тапкыр  кабатлады) биргән  акчага көрәштә призерларны бүләкләрлек (1нче  урын -18 мең, 2нче  урын -15 мең, 3нче   урын- 12 мең, 4нче  урын -5  мең), артистлар  чакырырлык, ашауны оештырырлык  фонд  җыелган. Инде турнир батырлары  һәм призерлар белән танышыйк:

60 кг.га  кадәр. 1. Нияз Хәлиуллин (Саба). 2. Ильяс Йосыпов (Балтач). 3.  Раил Хәбибрахманов (Мамадыш). 4. Динарис Таҗетдинов (Арча).

70 кг.га  кадәр. 1. Алмаз Биккинин (Иске Икшермә). 2. Ранил Хәйретдинов (Арча). 3. Ришат  Мөбарәков (Саба). 4. Раил Мирзасалихов (Иске Икшермә).

80 г.га  кадәр. Айнур Нургалиев (Мамадыш). 2. Фирдүс Сәгъдиев (Арча). 3. Азат Галиев  (Иләбәр). 4.Ранис Таштиев (Тимершык).

90 кг.га  кадәр. 1. Алмаз Сәетов (Теләче). 2. Илшат Фазылҗанов  (Арча). 3. Рөстәм Сираҗиев (Балтач). 4. Динияр Моратов (Арча).

110 кг.га  кадәр. 1.Делюс Закиров  Югары Симет). 2. Илшат Идиятов (Арча). 3. Рифат Әхмәдуллин (Олы Арташ). 4. Нияз Зарипов (Олы Шыңар).

130 кг. 1. Данис Закиров (Саба). 2. Рәдис Сәмигуллин (Балтач). 3. Фәнзил Нуриев (Иләбәр). Айзат Сәмигуллин (Өтернәс).

Чыганак: «Саба таңнары»