baner_into

Новости

Муса Җәлил турнирын отучыларга нинди бүләкләр каралган?

Каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе быел Казанда 17-18 февраль көннәрендә узачак. Быелгы ярыш — 60нчысы. Юбилей бәйгесе булгач, көрәшчеләр тагын да ныклабрак әзерләнеп килер, көрәш җәмәгатьчелеген кискен алышлар көтәр дигән өмет бар. Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров белдергәнчә, турнирга Оренбург, Мари Иле, Башкортстан, Чувашия һәм башка төбәк көрәшчеләре дә чакырылган. «400гә якын көрәшче килүен көтәбез. Федерация дә, бәйгене гамәлгә куйган «Ватаным Татарстан» газетасы да ярышларны уздырырга әзер», диде ул. Быелгы турнирның баш хөкемдары Илһам Волков булачак.

Муса Җәлил турнирын отучыларны быел да саллы бүләкләр көтә. Аерым алганда, беренче урынны алучылар — 50 мең, икенче урында калучылар — 40 мең һәм өченче урынны яулаган ике көрәшче 30ар мең сум күләмендә акча алачак. Моннан берничә ел элек, «Ватаным Татарстан» газетасы вакытсыз арабыздан киткән Ильяс Галимов истәлегенә иң матур алым күрсәткән көрәшчегә бүләк бирә башлаган иде. Быел әлеге махсус приз 30 мең сум тәшкил итәчәк.