baner_into

Новости

Азнакайда республикакүләм көрәш ярышы уза

“Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча IX республика турниры бара.
Турнирда Инсаф Сәит улының чордашлары, дуслары, хезмәттәшләре, туганнары катнашты.

Бәйгене ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин Инсаф Солтановның шәһәр үсешенә керткән өлешен югары бәяләп, бүгенге турнирны уздыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

  • Инсаф Сәит улы — районыбыз үсеше өчен бик күп эш башкарган якташларыбызның берсе. Халыкны, кешеләрне яратты, спорт өчен җан атты. Тормыш иптәше белән тәрбияле балалар үстерделәр, бүген әтиләре эшләрен инде алар дәвам итә, — диде район башлыгы.

Инсаф Сәит улының тормыш иптәше Зилә ханым, уллары Марат Солтанов үзләренең чыгышларында якыннары хакында җылы сүзләр әйтеп, күңелләрендә узган еллар хатирәләрен яңарттылар.

Бәйгенең баш хөкемдары – районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов спортчыларны ярыш барышы белән таныштырганнан соң, ике келәмдә киеренке көрәш башланып китте.

Быелгы ярышта Татарстанның Актаныш, Сарман, Ютазы, Баулы, Зәй, Әлмәт, Чирмешән, Мөслим, Бөгелмә, Азнакай район командаларыннан барлыгы 160 көрәшче катнаша.

Чыганак: http://aznakaevo-rt.ru/