baner_into

Новости

Безнең батырлар: Әхәт Закиров

Әхәт Закиров 1928 елда Арча районы Наласа авылында туган. Малай чактан ук, сабантуйларда көрәшә башлаган. Әхәт килмичә, сабантуй көрәшән башламыйлар иде, дип искә алганнар аның турында.

Әхәт Закиров бер үк вакытта бик көчле һәм эшлекле кеше булган. Хәрби хезмәттән соң, ул башта шофер булып эшли, аннары аның тырыш булуын күргәннән соң, үзен шушы оешманың колонна җитәкчесе итеп куялар, һәм ул анда утыз алты ел эшли.

Әхәт Закиров, яхшы эшләү белән беррәттән, спорт залга тренировкыга да йөри. Ул үзенең туган авылы Наласа һәм якындагы авылларда – Олы Әтнәдә, Яңа Кенәрдә, Шушмабашта, Арчада, Казан сабантуйларында егерме ел давамында мәйдан тота. 1954 елның җәендә, авыллардан, район үзәкләреннән бил алышырга барлык батырларны Казанга чакырып Республика Татарстаның абсолют чемпионын билгелиләр. 82 кг Әхәт Закиров Минзәләдән килгән керәшен егетен – 114 кг Остроумовны егып Республика Татарстаның абсолют батыры дип таныла.

1997 елда, аны якташлары туган авылы Наласага чакырып, Әхәт Закиров исемендәге бүләкләр булдырып, зур көрәш бәйгесе оештыралар.

Ул 1999 елда бакыйлыкка күчте. Казанның Мирный бистәсендә күмелгән.

Әхәт Закиров турында авылдашы Рөстәм Галиуллин «Әхәт батыр» дип аталган хикәя дә язды. Алдагы язмада шул хикәяне тәкъдим итәрбез.