baner_into

Новости

Безнең батырлар: Илгиз Гайнуллин

Илгиз Юныс улы Гайнуллин 1959 елның 17 октябрендә Яшел Үзән районы Карагуҗа авылында туган. Ул татарча көрәш белән мәктәпнең кече классларыннан ук физкультура укытучысы, Татарстанның атказанган тренеры Фәрит Шәйхетдинов җитәкчелегендә шөгыльләнә башлаган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга кергән. Илгиз институтта укыган елларында татарча көрәш белән генә түгел, ә классик көрәш белән дә шөгыльләнә.

Унтугыз яшендә ул иң дәрәҗәле ярышта – герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирында беренче тапкыр җиңүгә ирешкән. Бу турнирда ул барлыгы дүрт тапкыр җиңүче була. Моннан ары ул ике тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, Казанның Киров районы сабантуенда дүрт тапкыр баш батыр булып таныла. Шулай ук Яшел Үзәндә биш тапкыр абсолют батыр, Казанның Совет һәм Вахитов районнарының берләштергән сабантуенда батыр була. Бик күп тапкыр Яшел Үзән, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш һәм авыл сабан туйларында батыр булып таныла. Бүгенге көндә Илгиз Гайнуллин Яшел Үзән шәһәрендә “Үзәк” спорт комплексында балаларны һәм яшьләрне көрәш серләренә өйрәтә, тренер булып эшли.