baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Якташыбызны дәрәҗәле бил алышлар көтсен

Без зәйлеләр илнең көчле бил алышучы якташ көрәшчебез Радик Сәлахов белән чиксез горурланабыз. Бу көннәрдә спортчыбыз өчен тагын истә калырдай мизгел булды. Башкалабыз Казанда спортчылар арасындагы ел премиясенә дәгъва кылучылар республика бәйгесенә йомгак ясалып, Радик Сәлахов Олимпия уеннарына кертелмәгән спорт төрендә ир-егетләр арасында иң яхшы спортчы булып танылды.
Республиканың иң яхшы спортчысы булып беренче ел гына танылуы түгел аның.
Якташыбызның шатлыгын ихластан уртаклашабыз, аңа көрәш мәйданында зур җиңүләр телибез.
Көрәш аның җанында, канында… Радикның 17 яшеннән Зәй Сабантуее баш батыры булып калуы күп нәрсә турында сөйли. Үҗәт, үз максатына ирешә торган якташ көрәш келәмендә үр артыннан үр яулый. Ул Россия Федерациясенең көрәш һәм билбау көрәше буенча спорт мастеры, күп тапкырлар дөнья, Россия һәм Татарстан Республикасы беренчелекләре җиңүчесе һәм призеры, берничә ел «Манзара» спорт-музыкаль премиясе иясе булды. Агымдагы елда Марий Илда узган XX IV Федераль Сабантуе баш батыры. Туган ягы Зәй Сабантуее аның бил алышыннан башка узмый: тугыз тапкыр Зәй Сабантуее абсолют батыры ул. 

  • Алда милли көрәш буенча Татарстан беренчелеге, әлеге бил алышның финал ярышларында көрәшәсе бар әле, — ди Радик.
    Якташыбызны республика, ил, чит кыйтгалар келәмнәрендә уңышлы бил алышлар көтсен.
    Рәзимә Кашапова.

Дуслык бәйгесе…

Безгә, яшь чакта, гел дә олылар авызыннан “хәлләр булган икән, иске Чепья базарында” дигән сүзләрне ишетергә туры килә иде. Мәгънәсенен ни турында барганын анламасак та, бер-бер хәл булса , бу сүзләр еш кабатлана иде. Инде менә шушы коннәрдә генә бу сүзләрне, ирексездән, үзебезгә әйтергә туры килде. Чыннан да , районыбызга гына тугел, бөтен республикага үзенең куп милләтле халкы, аларның гасырлар буена килгән дуслы гы белән дан тоткан Чепьябызда, бу атнада узган татарча корәш бәйгесе , һәм дә ел да аңа ,шушы бинада ук , параллель рәвештә уза торган шахмат ярышлары дуслыкның бер символына әверелеп, чын Олимпиаданы хәтерләттеләр.. Берәүләр баш эшләткән дәвердә , икенчеләре бар көчләрен күрсәтеп, бил алыштылар. Мәктәп бусагасын атлап керүгә, иң беренче булып күзгә ташланган нәрсә- балаларның һәркайсының килгән кунаклар белән кул бирешеп күрешуе булды. Хәер. атна саен кунак каршыларга ияләнеп беткәннәре, куренеп тора. Аннан. иң шаккатырганы шул булды- бәйгене тантаналы төстә ачкан вакытта, кызлар бию коллективы чыгыш ясаганда, техник сәбәпләр аркасында, музыка тукталып калса да, кызлар бер дә каушамыйча , яшь көрәшчеләрнен көчле кул чабулары астында биюләрен ахырына кадәр биеп бетерделәр. Мондый хәлне шушы яшькә җитеп уземнең дә беренче күрүем булды. Чын сәнгать ияләре батырлыгы булды, бу, җәмәгать. Заманында, шушындагы “Труд” җәмгыяте рәисе Рәшит Хадиевның шәһси үтенече белән башланган әлеге бәйге, ел да күңелләребездә үзенең төрле моментлары белән истә калып килә. Быелгысы, аеруча истә калыр инде. Бәйгенең төп үзенчәлеге дә шунда- ул безнең куп милләтле көрәш бәйгесе булып тора. Бәйгебезнең быелгы олы кунагы –Балтачыбызның “Якташлар “ җәмгыяте рәисе Фаяз Шакиров белән дә гапь корып алдык. Ул үзе шушы мәктәптә 7 ел уку дәверендә, көрәш белән шөгыльләнүче бердәнбер бала булган икән. “Без укытучым белән һәр ярышка икебез генә чыгып китә идек”,- дип искә алды ул, яшусмер чакларын. Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдиновның хезмәтенә соклануын яшермәде ул. Кемнәр генә шөгыльләнми бугенге кондә,Ринат кул астында. Татар, урыс, мари, удмурт балалары татар көрәшенә тартылып, бердәм команда булып, районыбызның иң көчле командалары-Яңгул, Норма, Бөрбаш, Смәел ,Арбор малайларына көчле конкурентка әйләнделәр. Инде остазның бүгенге көндә Татарстан, Россия бәйгеләрендә усеп килүче чемпионнары бар. Ни генә дисән дә. матур узды, көрәшебез. Район мәктәпләреннән , Казан шәһәреннән, Ароча, Әтнә районнарыннан җыйналган 96 көрәшче спорт залын гына түгел ,бөтен авылны коне буена дер селкетеп торды. Менә кайда ул, ичмасам ,чын дуслык бәйгесе, милләт дуслыгы. Гел эзләнудә, тырыш хезмәт куюда , Ринат Фоат улы. Бу 2009 елгылар арасында узган бәйгегә дә ике өстәмә үлчәү авырлыгы куеп нәүмиз калмасыннар дип, 2015 елгы балаларны да көрәштерде. Менә кайда ул- безнен көрәшебезнен киләчәге. Рәхмәт, Рәшит Хафиз улына. Елдан –ел бәйгене үзгәрәк итеп уздыру өчен зур тырышлык куя,ул. Мәктәп коллективына да зур рәхмәт. Афәрин, шулкадәр кунак алдында йозгә кызыллык китермиләр. “Хәере белән башланган эш дәвамлы була”,-дияргә ярата , безнең спорт министрыбыз Рөстәм Рафисович. Шулай гына булсын инде.
Инде, бәйгебезнең җиңучеләре белән таныш булыйк: 32 кг.кадәр-Даян Әхмәдуллин/Балтач/, Тимур Хәбибрахманов/Яңгул/, Азамат Гыйльфанов/Казан/, Фәнзил Мөхетдинов/Арча/. 36 кг.да /2015 елгылар/-Фирдәүс Гыйбадуллин/,Кирилл Парманов /Чепья/, Рәнис Шәрипов/Норма/, Сәйдәш Хаҗиев/Смәел/. 36 кг.да- И нзил Габделбәров/Балтач/, Әмир Аглиуллин/Арча/, Азат Галимов/Арбор/, Реназ Сабиров/Балтач/. 40 кг.да /2015 елгылар/-Ирек Хәйретдинов/Балтач/, Әлфир Хафизов/Норма/. 40 кг.да- Рүзәл Галимуллин/Смәел/,Сәлим Нәбиев/Норма/, Гадел Хәсәенов/Бөрбаш/,Артур Парфенов/Чепья/. 45 кг.да-Нияз Хәкимуллин/Арча/, Самат Халитов/казан/, Ирек Бикбов/Чепья/, Ильмаз Гыйззәтуллин/Арча/.50 кг.да- Ильяр Мөхәммәтшин/Арча/, Рәсүл Шәйхиев/Арбор/, Азамат Шакиров/Смәел/, Илдан Батыршин/Шеңшеңәр/.55 кг.да- Әдел Исхаков/Казан/, Алмаз Гыйззәтуллин/Арча/, Денис Яковлев/Урта Көшкәт/, Илназ Гарифулин/норма/.60 кг.да- Әсхәт Әскәров/Арбор/, Азамат Шакиров/Казан/, Вәкил Әхмәтов, Ильяс Искәндәров/икесе дә Арчадан/.65 кг.да-Мөхәммәт Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Алмаз Хәйретдинов/Балтач/, Арсений Заболоцкий/Чепья/, Раиф Вәлиуллин/Нөнәгәр/.70 кг.да-Данил Галләмов/Арча/, Раяз Нәбиев/Балтач/, Әнәс Мифтахов/Арбор/, Раил Галялетдинов/Карадуган/.80 кг.да-Нияз Сәлихҗанов/Норма/, Әсхәт Габделхәев/Балтач/, Рәсүл Гыймадиев/Бөрбаш/.10ә кг.да-Илсаф Йосыпов/Арча/, Раяз Абдуллин/Салавыч/, Тимур Әхмәтханов, Ильяс Биккинин/икесе дә Карадуганнан/.
Бу ярышыбыз тәмам, ләкин алар дәвам итә. 14 декабрьдә Салавычта РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин ризларына тагын бер бәйге үтәчәк. Барыгызны да шунда көтеп калабыз.

Нурзада Сәмигуллин.Балтач бистәсе.

Рәхмәтле көрәш!

“Кайсы гына районда булырга туры килсә дә, Балтачка килгән саен соклануларым арта гына төшә. Әле минем, халкыбызның электән килгән гореф-гадәтләрен бу кадәр кадерләп саклап килгән бер генә районга да юлыкканым юк”.

Балтач спорткомплексына керә-керешкә яңгыраган тальян моңнары, Тимирязев исемендәге хуҗалык призларына 30 нчы мәртәбә узучы юбилей бәйгесенә кунакка килгән Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры, РСФСР ның спорт остасы, галим Марсель Таһировның бу сүзләренә ачык дәлил булды да куйды. Залга керүгә аны бердәм булып, заманында үзе белән бил бил алышкан, 30лап көрәштәш дуслары каршы алуы, аның өчен тагын бер көтелмәгәнрәк хәл булды. И, озак та сөйләштеләр дә инде, ичмасам. Шулай итеп, куптән күрешмәгән дуслар белән яшьлекне искә тошеру үзе ни тора бит.

Чыннан да , искиткеч, күңелгә хуш килүче бәйге булды, бу. Бу бәйгегә катнашы булган бар халык рәхмәтле булып таралышты. Бәйгегә килгән олы кунакларыбыз районыбызның кунакчыллыгына шаккатып рәхмәт әйтсәләр, көрәшчеләребез гадел көрәш өчен, тамашачылар исә, безнең күңелләребезгә генә кереп калган Бөек Октябрь бәйрәмен күңелләрдә яңартып, шушы бәйгене оештыручыларга рәхмәтле булып киттеләр. Ачылыш тантанасы алдыннан, барыбызга да таныш булган, Татарстанның атказанган артисты, РСФСРның спорт остасы, композитор Вил Усмановның көрәшчеләр хөрмәтенә җыр башкаруы бөтенләй дә хикмәтле хәл булды.

Олы кунакларыбызга килсәк, алары да районыбыз өчен якын шәхесләр – сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, республикабызның баш ветеринария табибы, үзе дә көрәш остасы, якташыбыз Алмаз Хисаметдинов, районыбызны аеруча үз иткән Федерациянең башкарма директоры Марсель Таһиров, районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин. Марсель Шәрифҗан улы бу юлы да буш кул белән килмәгән. Шушы бәйгене башлап җибәрүче, хуҗалыкның элеккеге рәисе Сәйдәш Исрафиловка районыбызда татар көрәшен үстерүдә армый-талмый хезмәт куючы Нурзада Сәмигуллин, Наил Гарифуллин, Дамир Гөбәйдуллиннарга көчле алкышлар астында федерациянең исемле кул сәгатьләрен бүләк итте. Менә шундый матур, рәхмәтле бәйге бүләк иттеләр безгә – Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең хәзерге җитәкчесе Булат Сәйдәш улы Исрафилов, аның ярдәмчеләре Лилия Бариева, Наил Галимҗанов. Рәхмәт аларга!

Тарих тагын кабатланды. Моннан 30 ел элек, үткән гасырда оештырылган бәйгедә алган уңышларын бу гасырда нормалылар лаеклы рәвештә үзләрендә калдыра алдылар. 13 команда арасында беренчелекне яулап, бәйгенең төп бүләге – тәкәне үзләренә алып киттеләр. Икенче урында — Чепья җирлеге, өченчедә – “Яңа тормыш” җәмгыяте командасы.

Инде тарихи бәйгенең җиңүчеләре белән танышабыз:
60 кг.кадәр-Ленар Аухадиев/Бөрбаш/, Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Дилус Нуриев/Норма/, Газинур Гарипов/Смәел/.
65 кг.да- Ислам Бурашов /Нөнәгәр/, Әлфис Галимов/Бөрбаш/, Салават Латыйпов/Салавыч/, Айнур Гарифуллин/Норма/.
70 кг.да- Ранил Ганиев/Норма/, Айзат Апанов/Салавыч/, Алмаз Закиров/Норма/, Кадим Хәкимов/Смәел/.
75 кг.да- Ранис Зарипов/Чепья/, Фирдус Галимуллин/Смәел/, Алмаз Гыйльметдинов/Чепья/, Данил Емелин/Шеңшеңәр/.
85 кг.да- Илнар Муллахмәтов/Яңгул/, Булат Галиев/Чепья/, Илдар Абдуллин/Норма/, Илмир Габбасов/Шеңшеңәр/.
100 кг.да- Рөстәм Сираҗиев/Чепья/, Инсаф Бөрбаш/, Ранил Сафиуллин/Яңгул/, Әдел Фазылҗанов/Норма/.
Югары үлчәүдә- Булат Вафин/Чутай/, Дилүс Сабиров/Карадуган/, Айнур Ганиев/Норма/, Рамил Гыйльфанов/Яңгул/.

Нурзада Сәмигуллин. Балтач бистәсе.