baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

«Айсафны онытмаучылар барында турнир да дәвам итәр»

Саба районы Иләбәр авылы  янындагы Сабантуй мәйданчыгында махсус хәрби операция зонасында хезмәт  бурычын  үтәгәндә һәлак булган полиция  капитаны Айсаф Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде.  «Милләтеңнең якты кояшы син» дип исемләнгән бәйгедә  Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Мамадыш районнары спортчылары  катнашты.

Ярышларның ачылышына Айсафның көрәшче әтисен, гаиләсен, туганнарын  хөрмәт итеп республика  спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, республика буенча  Эчке эшләр министрлыгының  миграция мәсьәләләре буенча   җитәкчесе урынбасары Антон Губачев, Балтач районы башкарма  комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм башкалар   килде.

Айсаф Айдар улы Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе  иде.   Вазифасын күңел биреп башкарды, эшендә билгеләнгән  максатларга ирешүне бурыч итеп  куйды.

“Айсаф әтисенә ияреп, көрәш белән шөгыльләнде, яшьтән  спорт белән тәрбияләнде һәм   алдагы тормышында  чын ир-атларга  хас   хезмәт  юлын   сайлап,  ахыргы  көненә  кадәр Ватан  алдындагы  бурычын  үтәде. Барлык сыйфатлары белән  дә чын мәгънәсендә үсеп   килүче  буынга  үрнәк итеп  куярлык  егет  иде. Ул безнең хәтерләрдә шулай  сакланып   калды. Сез дә  спорт белән чыныгасыз,  татар  көрәше дәвамчылары барында  киләчәгебез  өметле. Бу  ярыш та традициягә керер китәр,  яшь батырларны  үзенә тартыр”,– диде  үзенең  чыгышында башкарма  комитет җитәкчесе Марат Ишниязов.

Хәлил Шәйхетдинов та  шушы  фикерге  куәтләде. “Миңа инде турнирны төп оештыручының Айсафның  күршесе Алмаз булуын әйттеләр. Спонсорлар  күп табылган. Алмаз,  сезгә зур рәхмәт. Айсафны онытмаучылар барында турнир да дәвам итәр”,– диде  ул. Чыннан да, Айсафның якын дусты, «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зариповның идеясен район  башлыгы  Рәис Миңнеханов та хуплап  алган һәм хәер-фатыйхасын  биргән. Ил  төкерсә,  күл  җыела дигәндәй, 25ләп  спонсор (алып  баручы Ленар Биктимеров аларның исемнәрен мәйданда ике тапкыр  кабатлады) биргән  акчага көрәштә призерларны бүләкләрлек (1нче  урын -18 мең, 2нче  урын -15 мең, 3нче   урын- 12 мең, 4нче  урын -5  мең), артистлар  чакырырлык, ашауны оештырырлык  фонд  җыелган. Инде турнир батырлары  һәм призерлар белән танышыйк:

60 кг.га  кадәр. 1. Нияз Хәлиуллин (Саба). 2. Ильяс Йосыпов (Балтач). 3.  Раил Хәбибрахманов (Мамадыш). 4. Динарис Таҗетдинов (Арча).

70 кг.га  кадәр. 1. Алмаз Биккинин (Иске Икшермә). 2. Ранил Хәйретдинов (Арча). 3. Ришат  Мөбарәков (Саба). 4. Раил Мирзасалихов (Иске Икшермә).

80 г.га  кадәр. Айнур Нургалиев (Мамадыш). 2. Фирдүс Сәгъдиев (Арча). 3. Азат Галиев  (Иләбәр). 4.Ранис Таштиев (Тимершык).

90 кг.га  кадәр. 1. Алмаз Сәетов (Теләче). 2. Илшат Фазылҗанов  (Арча). 3. Рөстәм Сираҗиев (Балтач). 4. Динияр Моратов (Арча).

110 кг.га  кадәр. 1.Делюс Закиров  Югары Симет). 2. Илшат Идиятов (Арча). 3. Рифат Әхмәдуллин (Олы Арташ). 4. Нияз Зарипов (Олы Шыңар).

130 кг. 1. Данис Закиров (Саба). 2. Рәдис Сәмигуллин (Балтач). 3. Фәнзил Нуриев (Иләбәр). Айзат Сәмигуллин (Өтернәс).

Чыганак: «Саба таңнары»

Радик Сәлахов белән әңгәмә

Татарстанның, хәтта Россиянең, хәер, алай гына да түгел – дөньяның иң көчле көрәшчесе исемен йөртү өчен яшең 29да, гәүдә авырлыгың 125 килограмм чамасы булырга тиеш. Радик Сәлаховның “параметрлары” шундыйрак.

Ә аның иң көчле көрәшче икәнен каян белдең дисезме? Үзе әйтте! Әйтмәсә дә чамалый идек. Бу җәйдә көрәшеп 4 машина откан көрәшче аннан башка бүтән булмады чөнки. Һәм тагын бер дәлил: “Манзара” билбавын 2 тапкыр откан бердәнбер көрәшче дә – ул.

– 2014 елда 90 килограмм авырлыкта бил алышып, тәүге тапкыр Татарстан чемпионы булып танылган вакытың хәтердә, Радик. Әлеге уңышыңны тагын бер елдан кабатлый алдың. Анысында да шул ук авырлыкта! Ә инде 2016 елда 130 килограммга кадәр “сикердең”. Кинәт “симереп” киттең түгелме?

–  Мин бит инде 90 килограммда бил алышырга да 10-12 кило авырлык “куып”  чыга идем. Ул елны Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган бәйгегә әзерлек вакытында аяк бармагын сындырдым. Шөгыльләнү кимегәч табигать үзенекен итә икән шул – авырлык 110 килограммга кадәр җитте. Кабат 90 килолылар белән бил алышырга хыяллансам да, авырлыкны контрольдә тотып бетереп булмады. Командага очко китерү өчен генә Татарстан чемпионатында 130 килограммда көрәшеп карарга булдым һәм, Аллаһның рәхмәте – чемпион булып кайттым.

– Тазарып китүең зыянга булмаган, димәк?..

– Җиңгәч файдага булды, дисең инде. Сыртка салып кайтарсалар, башкача фикер йөртер идең.

– 90 килограммда ут уйнаткан вакытларың сагындырмыймы соң? Бәлки, үзең әйтмешли, сыртка салырга өлгермәгән көндәшләр дә калгандыр.

– Ышанасызмы – 90 килограммлы чакларга кайтып бил алышып карыйсы килә. Ләкин бу мөмкин хәл түгел инде хәзер.

– 130 килограмм – Сабантуйларда баш батыр калу өчен иң кулай авырлык бугай, Радик? “Ваграк” көрәшчеләр каршылык күрсәтә алмый, ә “эре”ләрне тәгәрәтергә 130лылар да җай табып киләсез?

– Авырлыгым 130 кило дип, әзерлексез генә мәйдан уртасына чыгып бассаң, беренче көндәшең үк әйләндереп капларга мөмкин. Җиңүгә ирешү үзеңнән, әзерлек дәрәҗәсеннән һәм тырышлыктан тора. Бүген татар көрәшендә “бой бирергә” сәләтле 90-100 килограммлы көрәшчеләр дә җитәрлек.

– Ничек кенә тыйнак булырга тырышсаң да, бүген сине безнең көрәштә иң көчле көрәшче, дип атыйсы килә. Бер җәйгә – 4 машина откан көрәшчеләр моңа кадәр бәлки булгандыр да, ә быел сине уздыручы табылмады.

– Соңгы ярышлар буенча шулай дип әйтергә була торгандыр, килешәм. Ләкин күкрәк киереп: “Мин – иң көчлесе!” – дип йөри торган түгел. Кемнең көчле булуын келәм генә күрсәтә. Үземә шушы планкадан төшмәү бурычын куйдым. Димәк, әзерлек тагын да көчлерәк булырга тиеш.

– Сабантуйларда батыр калу “Манзара” билбавы өчен бил алышырга да юл ача бит әле. 2018 елда “Пирамида”да бил алышкан вакытыңны бәяләсәк, Радик Сәлаховны еллар узу белән батыр калыр дип уйлаучы да булмагандыр.

– Ул вакытта бүгенге Радик түгел идем шул әле мин. Күрдем, җитди бәйге икәнен чамаладым һәм үз алдыма максатлар куеп кайтып киттем. Үз өстемдә туктаусыз эшләүләр, ялгышларымны өйрәнү аша әлеге җиңүгә килдем. Тәҗрибә дә ныгып өлгергән иде инде.

– Җитди рәвештә максатлар куярлык булгач, “Манзара”да җиңүнең бәһасе дә кыйммәт?..

– “Манзара” кебек бәйге татар көрәше үсеше өчен күптән кирәк иде. Айдар Шәймәрдановка, аның командасына көрәшчеләр исеменнән рәхмәтләремне җиткерәм. Эшлиләр, тырышалар. Сөйләнүчеләр күп, әмма бөтен кеше мондый зур хезмәт башкара алмый.

“Манзара” билбавына ия булу – зур җиңү. Чөнки анда иң көчле көрәшчеләрне генә җыялар. Татарстан күләмендәге бәйгеләрдә әле бер-ике әйләнештә шөгыльләнмәгән, команда өчен генә килгән көрәшче дә эләгергә мөмкин. Ә “Манзара”да андыйлар юк. Беренче җиңүдән соң, бу уңышымны очраклылык дип кенә кабул итмәсеннәр, дип икенчесенә тагын да ныграк әзерләнгәнем хәтердә.

– “Барысыннан да алда “Манзара”ның өч тапкыр җиңүчесе булып та тарихка керәсең килмиме соң?

– Андый максатлар да бар. Өченче билбауны яулар өчен тырышачакмын. Монысына да ирешсәм, чираттагы зур җиңүем булачак.

– Ике тапкыр “Манзара” билбавына ия булуыңнан бигрәк, 2019 елда циркта Раил Нургалиевны отып та, финалда оттыруың истә ныграк уелып калган. Раилне откач, күпләр синең җиңүче булыңа өмет итте. Финалда нәрсә комачау итте?

– Раил белән 25 минут бил алыштык ул вакытта. Әлеге алышның видеосын еш кына әле дә әйләндереп карыйм. Хәл дә бетте, барлык эмоцияләр дә шунда калган иде. Мондый көрәштән соң 10 минут эчендә генә кабат хәл җыеп булмый иде шул инде. Аннан соң көндәше дә көчле бит – финалда Муса Галләмов белән бил алыштык.

– Муса димәктән, келәмдәге төп көндәшләреңнең берсе белән бүген бер район өчен бил алышасыз. Күнегүләр вакытында көндәшеңне өйрәнергә җай чыкты, дияр идем, Муса да йоклап ятмый торгандыр…

– Беләсезме, элегрәк кайбер көндәшләр өчен аерым әзерләнгән чаклар да бар иде. Хәзер инде үземнең юнәлеш буенча әзерләнәм. Бер командада булуның файдасы булу-булмавын келәмгә чыгып кермичә әйтеп булмас. Иң мөһиме – беренче әйләнештә түгел, ә финалда гына очрашырга, кул биреп чыгып китәргә язсын.

– Бу урында сорамый кала алмыйм, карап торышка юаш кына тоелган Радик Сәлахов 2019 елда Татарстан чемпионатында үзен кулда тотып кала алмаган иде. Бу гамәлең өчен үкенәсеңме?

– Шулай язган булган инде, хәзер берни үзгәртеп булмый. Көрәштән читләштереп тордылар: психологик яктан да ял иттем, уйланырга да вакыт булды.

– Кайбер уңышларыңнан соң җиңүемне әтием рухына багышлыйм, дисең. Батыр уллар тәрбияләүдә Сирень абыйның өлеше күп кергән, димәк?..

– Бүгенге уңышларның нигезен әти салды. Ул – беренче тренерым да. Барлык җиңүләремне дә аның рухына багышлыйм.

– Гаиләңдә бар да тәртипме, Радик?

– Аллаһка шөкер, тормыш иптәшем Алия белән быел гына дөньяга килгән кызыбыз Раяна өчен куанышып яшәп яткан көннәребез. Гаиләм – төп таянычым!

Фәрит Салихов, https://gongtv.ru/

Илнур Гарипов белән әңгәмә

Көрәш җене кагылганнар аның белән гомер буе кызыксына, күрәсең. Шундый шәхесләрнең берсе – Илнур Гарипов. Ул Балык бистәсе районы Биектау авылында туып-үскән. Илнур әфәнде 54 яшендә дә көрәшне ташламый: балаларга бу спорт төренең нигезләрен өйрәтә. Кемдер аны хөкемдар (2 нче категорияле хөкемдар) буларак та белә. Моңа өстәп, ул Россиянең мәртәбәле доноры.

“Студент вакытта кан биргән өчен ике көн ял һәм ашау-эчүгә талон бирәләр иде. Башта ялларга кайтырга мөмкинлек булсын өчен дип тырыштым. Аннан соң, кешеләргә ярдәм итү теләге артты. Хәзер дә кан бирәм. Бу сәламәтлеккә зыян китерми. Киресенчә, кан куерудан һәм башка авырулардан саклый. Өстәвенә яхшылык та эшлисең”, — дип уртаклашты Илнур Гарипов.

  • Көрәш белән кайчан кызыксына башладыгыз?
  • Әти бик матур көрәшә иде. Зур ярышларда чыгыш ясамаса да, Сабан туйларын калдырмады. Аңа сокланып карап тордым. Әти кебек көрәшәсем килде, спортка кызыксыну шул вакытта туды. Үзем дә әткәй кебек Сабан туйларда чыгыш ясап 8 тапкыр батыр калдым. Соңгы тәкәмне 48 яшьтә алдым.
  • Хәзер көрәшүдән туктадыгызмы соң?
  • Сабан туенда көрәшченең йөрәге түзми бит. Авыртуны да онытасың, келәмгә чыгасы килә. Хәзер дә үземне формада тотам. Көрәш — ул хәрәкәт. Спорт — көч, яшәү дәрте бирә. Укучыларга да күнегүләрне дөрес күрсәтергә кирәк. Тренер — бала өчен үрнәк. Быел ветераннар арасында көрәштә үз авылыбызда беренче урын алдым.
  • Тренерлык юлына ничек кереп киттегез?
  • Урамда балаларны ярыштырып карый идем. Кем тизрәк йөгерә, кем күбрәк тартыла. Балаларның миңа тартылганын сиздем. Тренер булу теләге шул вакытта уянды. Балалар белән уртак телне җиңел табам. Әкрен генә команда җыйдым, аннан келәм бирделәр. Хәзер укучыларны Лаеш районының Габишево һәм Никольский авылларында спорт ярышларына әзерлим.
  • Сез ярышларда хөкемдар да бит. Бу бик җаваплы эш. Хөкемдарларга шелтә белдерүчеләр дә шактый. Сезнең тәҗрибәдә андый хәл булдымы?
  • Андый хәлләр була инде. Һәр ярышта җиңүче генә канәгать була. Икенче, өченче урыннар алганнар да, тренерлар да хөкем дөрес түгел дия ала. Андый очракларга игътибар бирмим. Үземнең күзләргә генә ышанам. Каты бәрелгән кеше булмады әле. Беркемне дә якламыйм. Бәлкем, шуны ошатып бетермәүчеләр дә бардыр. Бар кешегә тигез карыйм. Дөрес алым икән, балл бирергә кирәк.
  • Көрәшчеләр келәмгә алдан сөйләшеп чыга, дигән фикер дә бар. Сез аның белән килешәсезме? Хөкемдарга андый очраклар аеруча ачык күренәдер?
  • Мондый хәл булгалый. Андый очракта ике көрәшчегә дә кисәтү бирәм. Сөйләшеп көрәшүләрне халык та тиз сизеп ала. Бер Сабан туенда бер көрәшче өстен, икенчесендә башка, өченчесендә тагын батыр алышына. Батыр калган кеше гел җиңәргә тырыша. Бу яктан балалар көрәшен аерып әйтәсем килә. Анда бернинди сөйләшү юк, барысын чын күңелдән эшлиләр. Республикакүләм ярышларда үсмерләргә зуррак бүләкләр куярга кирәктер, бәлки. Тәкъдим: әгәр көрәшчеләр келәмгә алдан сөйләшеп чыкса, икесен дә ярыштан төшереп калдырырга кирәк. Берничә тапкыр шулай эшләсәң, алдан урын бүлешү турында онытачакбыз.
  • Кайбер районнарда хөкемдар итеп көрәш белән бәйле булмаганнарны куялар. Моңа ничек карыйсыз?
  • Сабан туйларда көрәшкә якын кешене хөкемдар итеп куеп була. Тик Республика беренчелекләрендә, зур ярышларда бу мөмкин түгел. Әгәр хөкемдарның категориясе юк икән, бөтен ярышның нәтиҗәләре дөрес саналмаячак. Республикакүләм ярышларда хөкемдарлар күпчелек өлкән яшьтәге кешеләр. Яшьләр бу эшкә бик тартылмый, чөнки кагыйдәләрнең, күнегүләрнең асылына төшенергә кирәк. Җаваплылык зур.
  • Балаларга көрәштән кала, самбо, дзюдо, панкратион серләрен дә чишәсез икән. Җиңүләр бармы?
  • Түгәрәккә егетләр генә түгел, кызлар да йөри. Балаларны ярышларга алып барырга тырышам. Спортзалда гына шөгыльләнеп, үсеп булмый. Берничә ел элек панкратион көрәшенә төркем алып бардым, барысы да җиңү яулады. Республика беренчелекләрендә җиңү яулаган укучыларым бар. Безнең авыл Казанга якын, балаларны төрле түгәрәкләргә йөртү мөмкинлеге күбрәк. Кызганыч, самбо, дзюдога төркем, татар көрәшенә караганда, тизрәк җыела.
    Илнур Гариповка башлаган эшендә уңыйшлар теләп калабыз. Балаларда спортка мәхәббәт сүнмәсен, җиңүләр артып торсын.

*Илнур Гарипов — СССР дәүләт чикләрен саклауда аерма өчен медаль иясе. СССР Югары Советы исеменнән тапшырыла. Илнур Гарипов чик бозучы Кытай гражданын тоткарлаган.

*Илнур Гарипов 300 литрдан артык кан тапшырган

Илгизә Галиуллина