Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),
в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,
применением какого-либо из разрешенных приемов.
Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,
традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.
В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.
Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.
Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.
Каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесен ачу тантанасында узган көрәш елына нәтиҗәләр ясала: елның иң яхшы көрәшчеләре, тренерлары, хөкемдарлары, журналистлары атала. Бу юлы кемнәр лаек булган соң бу исемнәргә?
Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар:
Руслан Нургалиев (Әлмәт), Илфир Әнвәров (Актаныш) һәм Николай Крылов (Казан)
Өлкәннәр белән эшләүче иң яхшы тренерлар:
Илнур Хәйбуллин (Чаллы), Ильяс Билалов (Әлмәт) һәм Җәүдәт Хөсәенов (Казан).
2022 елның иң яхшы көрәшчеләре:
Радик Сәлахов, Алексей Абрамов һәм Илмир Төхвәтуллин.
2022 елның яхшы хөкемдарлары:
Илшат Шәйдуллин, Ленар Зиннәтуллин һәм Әнис Миндубаев.
Исегезгә төшерәбеә, Муса Җәлил истәлегенә көрәш бәйгесе быел 17-18 февраль көннәрендә Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда узачак.
Кукмара белән Арчаның очколар саны бер үк. Саба исә ышанычлы рәвештә беренче урынны яулады. Командалар саны күп, ә менә килмәгән районнар шулай ук күп.
Биектауда көрәш буенча «Сабантуй» газетасы призларына 2009-2010 елларда туган егетләр арасында Татарстан беренчелеге тәмамланды. Ике көн дәвамында барган көрәш нәтиҗәсендә беренче урынга Саба командасы чыкты. Кукмара — икенче, Арча — өченче. Җиңүчеләр белән таныштырабыз.
36 кг.га кадәр:
40 кг.га кадәр:
45 кг.га кадәр:
50 кг.га кадәр:
55 кг.га кадәр:
60 кг.га кадәр:
65 кг.га кадәр:
70 кг.га кадәр:
75 кг.га кадәр:
Командалар беренчелеге:
Кадерле көрәшчеләр, тренерлар, көрәш сөючеләр, җанатарлар! Татарстан Республикасы көрәш Федерациясе исеменнән барыгызны да Яңа — 2023 ел белән котлыйбыз!
Яңа елны каршылаганда җанга якын туганнарның һәм дусларның янәшә булуы һәркемнең күңеленә хуш килә. Дуслыкның, бер-береңә терәк һәм теләктәш булуның, якыннарыңны кайгыртуның кыйммәте хәзерге чорда аеруча арта.
Яңа ел уңышлар алып килсен, олысына-кечесенә ихлас елмаюлар, сөенечләр бүләк итсен, һәр йортка бәхет иңсен!
Сау-сәламәт булыгыз! Көрәшчеләргә яңа уңышлар, җәрәхәтләрсез яңа җиңүчеләр, көрәш сөючеләргә матур көрәш теләп калабыз.