Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),
в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,
применением какого-либо из разрешенных приемов.
Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,
традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.
В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.
Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.
Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.
“Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча IX республика турниры бара.
Турнирда Инсаф Сәит улының чордашлары, дуслары, хезмәттәшләре, туганнары катнашты.
Бәйгене ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин Инсаф Солтановның шәһәр үсешенә керткән өлешен югары бәяләп, бүгенге турнирны уздыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Инсаф Сәит улының тормыш иптәше Зилә ханым, уллары Марат Солтанов үзләренең чыгышларында якыннары хакында җылы сүзләр әйтеп, күңелләрендә узган еллар хатирәләрен яңарттылар.
Бәйгенең баш хөкемдары – районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов спортчыларны ярыш барышы белән таныштырганнан соң, ике келәмдә киеренке көрәш башланып китте.
Быелгы ярышта Татарстанның Актаныш, Сарман, Ютазы, Баулы, Зәй, Әлмәт, Чирмешән, Мөслим, Бөгелмә, Азнакай район командаларыннан барлыгы 160 көрәшче катнаша.
Чыганак: http://aznakaevo-rt.ru/
1 октябрь көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган батыр якташыбыз, Ямбулат авылында туып-үскән Миңнегали Зәкиҗан улы Ногманов истәлегенә мәктәп укучылары арасында егерме тугызынчы тапкыр татар-башкорт көрәше буенча район беречелеге булып үтте.
Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Миңнегали Ногмановның бертуганнары Нәзир, Рәдиф һәм Ренат Ногмановлар катнашты һәм чыгыш ясады. Тантана барышында Әфганстан сугышында һәлак булган Совет солдатларының, шул исәптән Миңнегали Ногманов белән тагын бер батыр якташыбыз Тиләҗе егете Илшат Хәйруллинның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды.
Командалар беренчелегендә призлы урыннарга Олы Мәтәскә, Теләче урта мәктәпләре һәм Баландыш төп мәктәбе командалары лаек булды. Аерым үлчәү авырлыкларында җиңүче укучылар исемлеге белән сез рәсми сайтыбыздан таныша аласыз.
Фәнил Гаязов, Теләче-информ.
Безнең спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинның бик яратып әйтә торган сүзе бар: “Бар ярышларыбызның зур югарылыкта узуы иганәчеләребезнең хәзерге халәтеннән тора”. Чыннан да шулай, алар бай булса, ярышларыбыз да байларча уза.
Гадәттә, традицияләребезгә тугры калып, без татар көрәше сезонын Арбор җирлегендә башлап җибәрәбез. Данлыклы авыл – районыбызга гына түгел, республикабызга танылган атказанган спорт осталары – бертуган Айдар һәм Ринат Хәйретдиновларны биргән җирлек. Быел исә “Арбор” җәмгыяте өчен дә зур шатлыклы, бай ел булды. Республикабызда иң югары уңыш алган хуҗалыклар исәбенә керде ул. Шуңа да ярышыбыз да матур итеп үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте.
Ярышыбыз шушы җирлекнең халык уеннары ансамбле чыгышы белән башланып китте.Татар моңннарын барыбызның да күңеленә үтеп керерлек башкарды алар. Ул арада җәмгыять җитәкчесе Хәмит Баязитов ярышларны ачык дип белдереп, җәмгыятьнең ел да иң югары күрсәткечләргә ирешкән яшь көрәшчеләргә бирелә торган велосипедның быелгы хуҗасы Гарипов Кәримне келәмгә чакырды. Зал көчле алкышларга күмелде.
Менә бит нинди караш бездә татар көрәшенә. Ничек тырышмыйсын инде шундый бүләк өчен. Шуңа да Арбор малайлары бил бирмиләр инде ярышларыбызда. Быелгы 2004 елда һәм аннан соңгы елларда туган 18 мәктәптән җыелган 84 көрәшче арасында 7 егетләре призлы урынны яуладылар. Аллаһка шөкер, матур узды бәйге. Беренче ярышларыбызга көтелгәннән дә күбрәк көрәшче килүе йөрәкләребезгә сары май булып ятты инде. 12 үлчәү авырлыгында 1- 4 урыннарны яулаучылар сөенә-сөенә дәрәҗәле медальләрен муеннарына асып, акчалата бүләкләр алып, ике тапкыр бушка тукланып өйләренә таралыштылар. Ярышларга өлеше кергән барлык кешегә истәлек бүләкләре дә тапшырылды хәтта. Әхәт Әскәров исә икеләтә шатлыклы мизгелләр кичерде — Ислам Галимовның махсус бүләгенә дә лаек булды ул.
Инде чемпионнарыбыз һәм призерларыбыз белән танышып узыйк.
35 кг.да — Ильяс Галиев /Яңгул/, Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Рәсүл Шәйхиев /Арбор /, Билал Галимуллин /Бөрбаш/.
40 кг. Әхәт Әскәров /Арбор/, Әдел Морадыймов /Бөрбаш/, Илназ Гарифуллин /Нөнәгәр/, Данияр Мәннәпов /Салавыч/.
45 кг. Кәрим Гарифуллин /Норма/, Фәриз Гөиәров /Нөнәгәр/, Айнур Рәхимов /Чепья/, Ирек Гайнетдинов /Карадуган/.
50 кг. Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Кәрим Фазылҗанов /Норма/, Сәйдәш Мостафин /Арбор/, Җәлил Сәйфетдинов /Бөрбаш/.
55 кг. Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/, Рүзәл Гайфетдинов /Пыжмара/, Кәрим Гарипов /Арбор/, Сәид Кочанкин /Яңгул/.
60 кг. Ислам Бурашов /Нөнәгәр/, Газинур Гарипов /Смәел/, Айнур Гарифуллин /Норма/, Раиф Мөбәрәкшин /Салавыч/.
65 кг. Әлфис Галимов /Бөрбаш/, Аяз Хәйретдинов /Балтач/, Айзат Апанов, Айназ Низаметдинов /икесе дә Салавычтан/.
70 кг. Рәнис Зарипов /гимназия/, Кәрим Хадиев /Балтач/, Фидан Гарифуллин /Норма/, Данил Емелин /Смәел/.
75 кг. Хәсән Әсхәдуллин /Яңгул/, Азат Гыйльметдинов, Алмаз Шәрифуллин /икесе дә Смәелдән/, Фәнил Закиров /Норма/.
80 кг. Бәхтияр Гарифуллин /Бөрбаш/, Сөләйман Галимуллин /гимназия/, Ильяс Шакиров /Арбор/.
90 кг. Рөстәм Хәбибрахманов /Яңгул/, Раушан Галиев /Шеңшенәр/, Ринат һәм Рияз Заһидуллиннар /икесе дә Салавычтан/.
100 кг. Кәрим Низамов /Арбор/, Рамир Идиятуллин /Салавыч/, Әмир Йосыпов /Нөнәгәр/.
Нурзада Сәмигуллин.Балтач.